Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбыч Китапханәчеләре балаларда китапка мәхәббәт уяту юлларын эзли

Бу юлы Кошман авылы китапханәсендә җыелыштылар. Очрашу озак еллар китапханә системасында эшләгән, кайберләре хәзерге вакытта лаеклы ялда булган ханымнар белән аралашу, хатирәләрне барлау формасында үтәргә тиеш иде кебек. Чынлыкта ул әлеге форматтан узып, тәҗрибә уртаклашу, китапханә системасындагы авырткан мәсьәләләрне сөйләшү, Китап, Әдәби сүзнең әһәмияте кебек гаять җитди темаларны үз эченә...

- Китапханәченең эше килограммнарда, акча берәмлегендә дә үлчән­ми, көндәлеккә куелган билгеләрдә дә күренми. Аның хезмәте - кеше күңеленә салынган матурлык, эчкерсезлек орлыклары, гасырлар дәвамында җыелган рухи кыйммәтләрне саклау, Китап белән Укучы арасына күпер салу... - ди Кошман китапханәсе методисты Гөлия Сафиуллина.

20 ел Кошман халкын мәгърифәткә өндәүче, балаларга бакча яшеннән үк китаплар дөньясын ачучы Гөлия апаның сүзләрендә хаклык бар. Мәктәптән кайт­канда көн саен яны­на сугылып чыга идек, китапханәнең ял көне - сишәмбе безнең өчен төссез, соры көн сыман тоела иде. Аның янына керсәк, дөнья онытыла: яңа китаплардан дисеңме, тематик күргәзмәләрме, бәйрәм уңаеннанмы, без бала-чагага кызыклы уен-конкурслармы - ниләр генә уйлап тапмый иде ул безне китап иленә якынайту өчен! Әле дә шулай. Җиде ел дәвамында Кайбыч үзәкләштерелгән китапханәләр системасын җи­тәк­ләгән Мәрьям Шәфигуллина да очрашуда шул фикерне әйтте.

- Китапханәче - иҗади һөнәр. Гел эзләнүдә булып, укучыны китапханәгә тартып китерәсе, аның зәвыгына, холкына туры килердәй әдәбият белән таныштырасы, шул рә­веш­­ле галиҗәнап Китапка мәхәббәт уятасы җиңел­ләрдән түгел. Үзе китап укырга яратмаган китапханәчегә бу серле дөньяда урын юк, - ди ул.

Мөрәледән Асия Гыйбадуллина, Миләүшә Әхмә­това, Олы Кайбычтан Фаягөл Батталова, Фәридә Гыйрфанова, Сәгыйрә Яр­хәмова, Мәрьям Шәфигуллина, Бортастан Равилә Гыйниятуллина, Кече Мәмедән Роза Токсарова, Мәлкидән Галина Галкина, Соравылдан Нина Павлова, Салтыйганнан Гөлсинә Камалова очрашуда чын күңелдән фикер алышты. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының хәзерге хезмәткәрләренә әйтәсе сүзләре, теләк-тәкъдимнәре дә байтак җыелган икән. Сәгыйрә апа сөйләгәндә без яшь­ләрнең дә күзенә яшь килде.

- Мин китапханәгә 1953 елда килдем. Кайбыч халык судында эшли идем, нечкә күңелле булгангамы, авыр иде халыкның аһ-зарын, күз яшен күрү. Китапханәгә күчкәч, куандым куануын, тик эшнең җаен белмим генә бит! Эш сәгатеннән соң калып, эчтәлекләрен өйрәнә идем.

Малайлар "сугыш турында" китап сорап йөдәтә иде - һәрберсен барладым. Мәктәп ишегалдында урнашканга күрә, тәнәфестә, дәрестән соң кереп тулалар, хәтта сыймыйлар иде. Шуннан без график тезеп, көнләп бүлдек - менә ничек яраталар иде ул чорда укырга! Салкын биналарда туңып эшләсәк тә, зарланырга башка да килмәгән, дус-тату эшләвебез дә ярдәм иткәндер...

- "Бер күрешү - бер гомер" дип, ветеран китапханәчеләрне бергә җыйган Гөлиябезгә рәхмәт. Мондый очрашуларны ел саен Олы Кайбычта үткәрсәк, ничек яхшы булыр иде! - диештеләр алар. Китапханәләр системасы директоры Гөлия Нигъмәтҗанова бу теләк­не тормышка ашырачакларына ышандырды.

...40 градуслы салкыннарда Соравылдан трактор арбасында отчет тапшырырга йөрүләрне дә, 1974 елда Олы Кайбыч мәктәбе янындагы балалар китапханәсе тулысы белән янып беткәч, республика буенча фонд туплауларын да, район җи­тәкчелегенә әйтми-нитми язучы Гомәр Бәшировны балалар белән очрашуга чакырган өчен өстәге­ләрдән "эләгүләрне" дә, җәмәгать эшләрендә йө­рүләрне дә - хәтер-хатирә сандыкларындагы тагын бик күп кичерешләр барланды, бу дөньядан киткәннәр искә алынды бу очрашуда. Әмма барысының да фикере уртак - һай, сагындыра да соң әнә шул еллар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев