Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбыч мәдәният йортларына хәвеф төймәсе куячаклар

"Экстремизмга - Юк!" айлыгы кысаларында узган шимбәдә террорчылыкка каршы комиссиянең һәм "Террорчылык һәм экстремизм - җәмгыятькә куркыныч" җәмәгать Советының киңәйтелгән утырышы булды.

Комиссия әгъзаларыннан тыш, утырышка авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, башкарма комитетның бүлек җитәкчеләре, клуб мөдирләре чакырылган иде. Тикшерүгә куелган мәсьәләләр милләтләр һәм конфессияләр арасында килешүгә, террорчылык һәм экстремизмны профилактикалауга багышланды. Шуңа күрә чыгыш ясаучылар күбрәк гамәли тәкъдимнәргә басым ясады. Район прокуроры Илнур Гаянов һәр торак пунктта тәртипне контрольләүне көчәйтергә кирәк дип саный. Ул бу юнәлештә халык белән профилактик эш алып баруның мөһимлеген билгеләп үтте. "Кайбыч" полициясе бүлекчәсендә терроризмга каршы нинди чаралар күрелүе турында полиция бүлекчә­сенең начальнигы урынбасары Сергей Воробьев сөйләде. Ул террорчылыкка каршы комиссия рәисе, район башлыгы Альберт Рәх­мәтуллинга кеше күп йөри торган объектларга хәвеф төймәсе һәм видеокүзәтү куярга тәкъдим итте. Хәвеф төймәсе барлык мәгариф учрежденияләрендә дә бар, кайбер мәктәпләргә видеокүзәтү дә куелган. Алар мәдәният учреждениеләрендә дә эшләсә, яхшы булыр иде, дигән тәкъдимне комиссия әгъзалары да хуплады.

Айлык үткәрүнең планы эшләнгән, "2014- 2016 елларда Кайбыч муниципаль районы территориясендә террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау буенча программа" проекты да әзерләнә. Ул фикер алышу өчен киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк, программаны нәтиҗәлерәк итү өчен һәркем үз тәкъдимен кертә алачак, чөнки мәсьәлә һәркемгә дә кагыла. Утырышка йомгак ясаганда район башлыгы да шуңа басым ясады. Кеше гомерен куркыныч астына куйган күренешләргә карата ваемсызлар булырга тиеш түгел. Авылларда, район үзәгендә таныш түгел кешеләргә игътибарлырак булырга, әгәр алар агрессия күр­сәтсә, конфликтлар китереп чыгарса, дини һәм мәдәни үзенчәлекләрен, җирле халыкның телен, гореф-гадәтләрен ихтирам итмәсә, һичшиксез, хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк. Күп очракта гражданнарның уяулыгы фаҗигаләрдән саклап кала. Хәзерге дөньяда сәяси тынычлыкны тәэмин итүгә һәркем өлеш кертә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч мәдәният йортларына хәвеф төймәсе куячаклар

2
X