Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбыч район прокуратурасының канцеляриесен җитәкләүче Гөлшат Гыйбадуллина “Россия прокуратурасына 290 ел” медаленә лаек булган

"Балам, тормышта үз юлыңны сайларга да, кыйблаңнан читкә тайпылмыйча, намус белән барырга кирәк. Шул чакта хөрмәт итәрләр, рәхмәт ишетерсең - ә дөньяда ихлас рәхмәттән дә олырак ни булыр?" Ата кешенең баласына тормышта юл күрсәтүче сүзләре Гөлшат ханымның күңеленә кечкенәдән үк кереп калган да, әле хәзергәчә озата килә.

"Хыялларны тормышка ашыру үзебезнең кулда" дигән бер акыл иясе. Хәер, моны раслар өчен акыл иясе булу мәҗбүри түгел. Язмам герое - әнә шул гыйбарәне раслаучылардан. Кечкенәдән форма кияргә хыялланган - кия, машинада йөрисе килгән - җилдерә, гаиләсендә яраткан тормыш иптәше, кадерле әни, эшендә алыштыргысыз белгеч! Кайбыч район прокуратурасының канцеляриесен инде 22 елга якын җитәкләүче Гөлшат Гыйбадуллина күптән түгел Россия Федерациясе Прокуратурасының "Россия прокуратурасына 290 ел" медаленә лаек булган. Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков имзалаган бу мәртәбәле бүләк турында ул үзе тыйнак кына болай диде:

- Мактауга ирешү өчен бер-берсен аңлап эшләүче хезмәттәшләр, хезмәтеңне күрә белүче җитәкче булуы зарур, минемчә. Безнең Кайбыч прокуратурасында нәкъ шулай, шуңа күрә эшкә килүе дә рәхәт, - ди ул.

1991 елда Кайбыч районы мөстәкыйльлеген кайтаргач, районда прокуратура оеша. Апас училищесын тәмамлап кайткан Иске Чәчкаб авылы кызы ул вакытта "Правда" колхозында чыныгу алган, инде тарихта калган, чоры өчен бик тә кирәкле булган "Киносеть" оешмасында бухгалтер булып эшләп йөри. Төгәллекне, тәртипне яратучы кыз бала җанына туры килердәй эш тапса да, күңеленең кайсыдыр бер почмагында форма кию хыялы яши бит әле. Прокуратурага килеп урнашкач, сөенече эченә сыймый. Ике дистә елдан артык вакыт эчендә алтынчы җитәкче кулы астында барлык документация Гөлшат Илшатовна кулыннан үтә. Әтисенең амәнәткә тиң сүзләрен искә алдык инде... Үзе дә 40 елдан артык "Правда"ның алдынгы тракторчысы булган Илшат Галиуллин белән фермада терлекчелек тармагын үстерүгә зур өлеш керткән Сания ханымның горурланып сөйләрлек баласы да әле ул. Галиуллиннар биш бала үскән. Гөлшатның энесе Илнар сак хезмәтендә, сеңлесе Гөлчәчәк җәмәгать судында эшли, энесе Әнәс гаиләсе белән төп йортта яши. Олы абыйсы Илфатның гына гомеркәй­ләре кыска булган шул...

- Туганнар белән аңлашып яшәү дә олы бәхет икән. Бу яктан да бәхетле мин. Илфат абыйның тормыш иптәше Рузалия белән җан дуслар, эне­ләремнең хатыннары, килендәшләрем белән дә бертуганнар сыман без. Иремнең гаиләсендә (Морза Бәрлебашыннан Фоат белән Әлфинур Гыйбадуллиннар - Л.М.) үз кызлары кебек кабул иттеләр. Үзләре өч ул үстергәнгәме, беренче оныклары - Миләүшәбезне дә бездән битәр алар сөеп туймады. Гаиләбездә ярдәмләшү, кайгырту дигән әйберне кечкенәдән сеңдереп үстерделәр. Әти-әнинең тәрбиясе гаҗәеп дөрес булуына вакыт узган саен инанам, - ди Гөлшат үзе.

Яраткан хезмәт - ярты бәхет булса, ирдән уңу дигәне аннан да мөһим гаилә учагын саклаучы гүзәл зат өчен. Гомерлек яры Илшат белән дә уртак хезмәт таныштырган. Морза Бәрлебашы егете ул чакта участок уполномоченные булып эшләгән. Бер бинада урнашкан, хокук сагында торучы ике оешма хезмәткәрләренең кавышуы табигый. Бер-бер артлы Миләүшә һәм Булат атлы мәхәббәт җимешләре дөньяга килгән. Кызлары юридик факультетның икенче курсында укый, 9 сыйныфта укучы Булат та шул сукмакны сайламакчы.

- Яңа ел, Сабантуй кебекләрен дә, гаилә бәйрәмнәрен дә Илшат лаеклы ялга чыкканчы бергә уздырганыбыз булдымы икән? Әмма балалар теләгенә каршы килмибез - күңеле шуңа омтыла икән, нигә юк? - ди Гөлшат. Бу хакта ана күңеле инде кат-кат уйланган, күрәсең...

Закон сүзеннән бер чиертем кадәр дә читкә тайпылу юк - прокуратураның эш кәгазьләрен әнә шул тәртиптә сакларга бурычлы канцелярия җитәкчесе. Бу ведомствода өстәге инстанцияләрдән килгән тикшерүләрнең исәбе-хисабы юк, шуның өстенә берничә ел саен аттестация, имтихан тотулар... Кайбыч прокуроры Илнур Гаянов әйткәнчә, 2011 елгы тикшерү нәтиҗәләре буенча Гөлшат Гыйбадуллинага Татарстан прокуратурасында эш тәкъдим итү турында да сүз булган. Туган төбәген, гаиләсен, эшен, хезмәттәшләрен чиксез яраткан Гөлшат ханым, әлбәттә, китәргә теләмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч район прокуратурасының канцеляриесен җитәкләүче Гөлшат Гыйбадуллина “Россия прокуратурасына 2...