Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбыч район прокуроры ярдәмчесе Илмас Гарәфетдинов Зур Подберезье урта мәктәбе укучылары белән очрашты

Очрашу "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында оештырылды. Илмас Гарәфетдинов наркотик матдәләрнең сәламәтлеккә зыяны турында сөйләде.

- Наркотиклар кулланган кешенең сәламәтлеге, нерв системасы какшый, гаиләсе таркала. Чираттагы дозаны сатып алу өчен ул үзенә яңа корбаннар эзли, хәтта кеше үтерүгә дә барырга мөмкин. Наркоманиягә каршы илебездә җитди көрәш алып барыла. Республикада наркотиклар каршы көрәш комиссия рәисе булып ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның торуы бу эшнең никадәр мөһим икәненә инанырга була. Безнең районда наркотикларга каршы көрәш комиссиясе рәисе вазифасын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин башкара, - диде прокурор ярдәмчесе.

Ул наркотиклар гына түгел, спиртлы эчемлекләр, тәмәкенең дә кеше организмына тискәре йогынты ясавына мисаллар китерде. Мисал өчен, 1934 елда Франциядә үсмерләр кем күбрәк тәмәке тарта ала дигән бәйге үткәрә. Катнашучылар шактый була, шулай да ике җиңүче ачыклана. Ләкин бу җиңү алар өчен бик аяныч тәмамлана, икесе дә агуланып үлеп китәләр.

Илмас Гарәфетдинов шулай ук, укучыларгы күрсәтмә материаллар, плакатлар таратты, чыгарылыш класслар укучыларына читкә китеп төрле уку йортларына укырга кергәч, дуслар сайлаганда сак булырга чакырды. Укучыларның, укытучыларның сорауларына җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч район прокуроры ярдәмчесе Илмас Гарәфетдинов Зур Подберезье урта мәктәбе укучылары белән очра...