Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбыч районы прокуроры урынбасары Илмас Гарәфетдинов укучыларга наркотикларның зыяны турында сөйләде

16 сентябрьдән 18 октябрьгә кадәр республикада "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы дәвам итә.

Айлык кысаларында полиция, прокуратура хез­мәткәрләре мәктәпләрдә югары сыйныф укучылары белән профилактик әңгәмәләр үткәрә. Федоровское, Зур Урсак урта гомумбелем бирү мәк­тәпләрендә Кайбыч районы прокуроры урынбасары, юстиция өлкән лейтенанты Илмас Гарәфетдинов катнашында "Наркотикларсыз тормыш" темасына әңгәмә оештырылды. Прокурор ярдәмчесе наркотик матдәләрнең организмга, нерв системасына, баш миенә зыян салуы хакында сөйләде.

- Кайбыч - Татарстанда наркоманнар теркәлмәгән дүрт районның берсе. Ләкин бу бездә наркотик матдәләргә бәйле җинаятьләр бөтенләй юк, дигән сүз түгел. Районның бер авылында терлекчелек фермалары янында кыргый җитен (конопля) үсүе ачыкланды. Ферма хезмәтчәннәре дә моңа бернинди игътибар бирмәгән. Хокук саклау органнары аны юк итте. Тагын бер очрак: районыбызның бер авылында яшәүче ир кешедән полиция хезмәткәрләре 30 грамм тирәсе мәк кабыгы табып алды. Шушы кешегә карата җинаять эше ачылды, - диде ул.

Илмас Гарәфетдинов булачак абитуриентларны өйдән читкә киткәч сак булырга да өндәде.

- Мәктәп бусагасын атлап чыккач, югары, урта белем бирүче һөнәр училищеларына, техникумнарга укырга керерсез. Шәһәрдә яңа танышларыгыз, дусларыгыз барлыкка килер. Дуслар сайлаганда сак булыгыз. Наркотик кулланучылар еш кына авылдан килгән, ышанучан яшьләрне үзенә корбан итеп сайлый. Башта яшь кешегә наркотикны татып карарга тәкъдим итә, корбанын үз кармагына эләктерә. Шулай итеп, яшьләр тормыш баткаклыгына төш­кәннәрен сизми дә кала, - диде прокурор ярдәмчесе.

Ул шулай ук, наркотикларның организмга нинди зыян салуын интернет челтәрендә, Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Федераль хезмәтенең сайтыннан видеоязмалар карарга тәкъдим итте. Илмас Гарәфетдинов укучыларның, укытучыларның сорауларына җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы прокуроры урынбасары Илмас Гарәфетдинов укучыларга наркотикларның зыяны турында сөйләд...

2
X