Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбыч районына 800 мең сум бүләк итәләр

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү буенча иң яхшы мәктәпләргә бәйге игълан иткән иде.

Республикада иң яхшы эшләүче мәктәпләрне ачыклау, аларның тәҗрибәсен башкаларга да тарату, киң җәмәгатьчелек, ата-аналар, эшмәкәрләрнең игътибарын мәктәпкә юнәлтү, мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына яхшы итеп әзерләүгә кызыксыну уяту максатындагы әлеге бәйге нәтиҗәләрен Арчада узган киңәшмәдә хәбәр иттеләр. Бу бәйгедә Зур Подберезье мәктәбе урта гомумбелем бирү мәктәбе икенче урынны яулады. Бәйгедә беренче урынны яулаучыларга бер миллион сум, икенче урынга- 800 мең сум, өченче урынга 500 мең сум һәм тагын ике мәктәпкә 300әр мең сум акча каралган иде. Безнең районның республика күләмендә шундый зур җиңү яулавы барыбыз өчен дә зур горурлык!.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зур Подберезье мәктәбе урта гомумбелем бирү мәктәбе икенче урынны яулады Кайбыч районына 800 мең сум бүләк итәләр