Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбыч районында яңа кулланучылар җәмгыяте рәисе сайлады

Мәлки кулланучылар җәмгыятендә узган пайчылар җыелышында кулланучылар җәмгыяте рәисе итеп моңа кадәр район эчке эшләр бүлегендә эшләгән Салават Халиков сайланды.

Пайчылар җыелышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җи­тәк­чесе, авыл кулланучылар җәмгыяте Советы рәисе Алексей Макаров, "Татпотребсоюз" рәисенең җитештерү һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Фаяз Сәмигуллин катнашты. Мәлки кулланучылар җәмгыяте - республикада уңышлы эшләүче җәмгыятьләрнең берсе, биредә сәүдә күләме елдан-ел арта бара. Җәмгыять рәисе вазифаларын башкарган Салават Халиков чыгышыннан күренгәнчә, агымдагы елның тугыз аенда гына да 45 миллион 908 мең сумлык ( 2012 елда - 43 миллион 352 сум) товар сатылган. Сату күләме Кырбаш, Мәлки, Хуҗа Хәсән, Каргалы, Камыллы авылларындагы кибетләрдә арткан.

Район башлыгы фикеренчә, моңа Светлана Журавлеваның оештыру сәләте, халык ихтыяҗын искә алып эшли белүе дә йогынты ясаган.

- Ул бу тармакта эшли башлаганда товар ташу өчен йөк машиналары да булмый әле. Мәлки кулланучылар җәмгыятенең сакланып калуы һәм бүгенге көндә дә уңышлы эшләве - аның тырыш хезмәте нәтиҗәсе, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, лаеклы ялга китүче җитәкченең кешелекле булуына һәм эшлекле сыйфатларына тукталып.

Район башлыгы, ныклы сәламәтлек, бәхетле көннәр теләп, Светлана Журавлевага Мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Фаяз Сәмигуллин да аның адресына бик күп җылы сүзләр җиткерде. Ул сәүдә ветеранына Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның, "Татпотребсоюз" идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттаховның Рәхмәт хатларын да тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында яңа кулланучылар җәмгыяте рәисе сайлады