Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбыч районында янгында 53 яшьлек ир кешенең гомере өзелде

8 декабрь - якшәмбе иртәсе янгын сүндерү часте, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре һәм хокук сакчылары өчен аеруча киеренке кызу эш көне булды. Төнге беренче яртыда Федоровское авылында агач йорт янды, 53 яшьлек йорт хуҗасының гомере өзелде. Ул үзе генә яшәгән.

Федоровскийдагы аерым пост һәм 115 нче янгын сүндерү часте машиналары килеп җиткәндә ялкын йортны камап алган була инде. Янгынны сүндерәләр, төн буе йорт хуҗасын эзлиләр, мәетен көндезге 11дә генә таба алалар. Янгын сүндерүчеләр вакыйга урынында эшләгән арада, 8 сәгать 30 минутта, Бәрлебаш урманчылыгында ике фатирлы йортта янгын чыгуы турында хәбәр итәләр.

- Без килеп җиткәндә агач йортның эчендә бар нәрсә яна иде. Утны күршеләре күреп алган, алар хәбәр иткән. Бәхеткә, бу юлы кеше гомерен саклап калучы табылды - йорт хуҗасын ут эченнән Бәрлебаш авылында яшәүче Рафис Хәйбуллин алып чыккан. Нәкъ шул вакытта эшкә барырга чыккан була ул, урманчылыкта атлар карый, - дип сөйләде безгә янгын сүндерү часте начальнигы Илшат Галиев.

- Янгын сүндерү техникасы артыннан ук килеп җиттем. 1979 елгы йорт хуҗасы ялгыз яши иде, фермада сарыклар караучы ул. Сырхауханәгә янына барган идем, куллары, аркасы, башында пешкән урыннар бар, аңына килгән, - ди Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйзәтуллина.

Кайбыч районы буенча янгын күзәтчелеге бүлекчәсенең өлкән инспекторы Раил Кашапов әйтүенчә, янгын килеп чыгуга алкогольле эчемлекләр куллану сәбәпче булган. Фактлар буенча тикшерү бара.

Хәбәрчебез Рафис Хәйбуллин белән дә күрешеп сөйләште.

- Гадәттәгечә, эшкә бара идем, ике фатирлы йортның тәрәзәсеннән төтен чыгуын күреп алдым. Зыян күрүченең күршесендә яшәүче хатынның өенә йөгердем, ул янгын сүндерүчеләрне чакырды. Озак уйлап торырга вакыт юк иде - өй эченә кердем. Йорт хуҗасы шуышып чыгып килә иде. Күтәрдем дә алып чыктым, ул арада коткаручылар да килеп җитте. Йорт хуҗасын яхшы беләм, урманчылыкта бергә эшлибез бит. Тизрәк савыгуын теләп калам. Кызганыч инде, ни торыр урыны, ни киеме калмады... Ярар, анысы хәл ителер, иң мөһиме - исән калды, яралары гына тизрәк төзәлсен иде, - дип, хезмәттәше өчен борчыла Рафис.

Янгын вакытында вакыйга урынында булган Рузалия Хәмидуллина әйтүенчә, ашыгыч ярдәм фельдшеры Зөлфия Баһавиева зыян күрүчегә оператив медицина ярдәме күрсәткән, күршеләре киемнәр алып килгән.

Авыруның хәлен Кайбыч район үзәк сырхауханәсенең баш табибы Газимагомед Магомедовтан да сорадык.

- Уртача авырлыктагы, урыны белән 1,2,3 нче дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Хәле әйбәтләнеп килә, шуңа күрә республика клиник хастаханәсенә озатуның кирәге юк, - дип ышандырды табиб.

Раил Кашапов әйтүенчә, мондый фаҗигане булдырмас өчен авылларда үзләре генә яшәүчеләрне, өлкән яшьтәгеләрне, күпбалалы гаиләләрне җитди күзәтү астына алырга кирәк. Янгын килеп чыгуга мичне дөрес кулланмау да сәбәп булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында янгында 53 яшьлек ир кешенең гомере өзелде