Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбыч районының иң яхшы хат ташучылары

Матбугатка яздыру буенча иң яхшы хат ташучыны ачыклау максатында "ТАТМЕДИА" ААҖ һәм "Татарстан почтасы" идарәсе игълан иткән бәйгедә Федоровское авылы хат ташучысы Гүзәл Бикбаева лидерлар сафында.

11 июньгә Гүзәл Бикбаева Федоровское авылында яшәүче 101 кешене газета-журналларга яздырган. Авылда барлыгы 257 шәхси хуҗалык бар.

- Бу әле соңгы күрсәткеч түгел, - ди 13 елын авыл халкына почта хезмәте күрсәтүче Гүзәл.

Мөрәледән Фирдинә Тимершина хезмәттәшен­нән азга гына калыша. Аларның икесе дә Федоровское почта элемтәсе бүлегендә эшли, икесе ике авылга хезмәт күрсә­тә. Фирдинә 73 данә район газетасына яздырган. "Та­тарстан почтасы"ның Яшел Үзән районындагы бүлеге мәгълү­матлары буенча Зур Подберезье почта бүлегендәге җиде хат ташучы "Кайбицкие зори"ны 177 да­нә генә яздырган, югыйсә биредә 401 шәхси хуҗалык исәп­ләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районының иң яхшы хат ташучылары