Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбычлылар бәрәңге сабагын яңадан чүп контейнерларына өя башлады

Бакчадан яшелчәләрне җыеп алдык та, инде корыган сабакларын, коелган яфракларын җыештыра да башладык. Кемнең бакчасында ни үстергәнен беләсегез килсә, урамдагы чүп контейнерларына күз салыгыз. "Бакча чүбен контейнерларга салмаска" дип, күпме генә сүз алып барсак та, нәти­җәсе ташка үлчим.

Контейнерларны бәрәңге сабагы белән тутыргач, янына да өеп куярга күп сорамаучылар бар. Шуның янында иске йорт җиһазлары, кискән агач ботаклары, бәрәңге кабыгы һәм тагын әллә ниләргә дә урын табыла. Акыллы бакчачылар шул үсемлек калдыкларыннан киләсе ел уңышы өчен ашлама ясый.

- Җәй айларында контейнерлардан көн саен 30 тонна тирәсе чүп-чарны түксәк, хәзер бу сан ике тапкырга артты. Каты көнкүреш калдыкларын читкә чыгарган өчен бәяләр үзгәрмәде, ә ягулык-майлау материалларының бәясе күтәрелде. Контейнерлар каты калдыклар өчен генә каралган, андый чүп хуҗалыкта 5-6 килограммнан артык җыелмый. Ә арба-арба бакча чүбен контейнерга өеп куючылар бу гамәл­ләре өчен бер тиен дә түләми булып чыга. Бакчасын чистарта, ә урамдагы чисталык аны борчымый да, - дип борчылуын белдерә Кайбыч торак-коммуналь хуҗалыгы директоры Рифат Гарифуллин.

Бу уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе, административ комиссия рәисе Алексей Макаровның фикере белән дә кызыксындык.

- Әлегә андый "акыллыбаш"ларны административ чаралар белән генә "тәрбияли" алабыз. Профилактик сөйләшүләр даими алып барыла, штраф күләме турында да һәр кайбычлы хәбәрдар. Урыннарга чыгып эшли башларбыз, мөгаен, - ди ул.

"Һәрнәрсәнең чиге була" диләр безнең халыкта. Шул чикне якынайтырга маташабыз түгелме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар бәрәңге сабагын яңадан чүп контейнерларына өя башлады