Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбычлылар иң яхшы китапханәче исеме өчен көрәште

Апаста Иделаръягы районнарындагы мәктәпләрдә эшләүче иң яхшы китапханәчеләрне ачыкладылар. Анда кайбычлылар да уңышлы чыгыш ясады.

2014 елның иң яхшы педагог - китапханәчесен ачыклау максатындага бәйгедә үз районнарында җиңү яулаган 13 китапханәче катнашты. Иске Тәрбит һәм Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәпләре китапханәчеләре Лиана Капитонова белән Татьяна Тутаева анда Кайбыч данын яклады. Китапханәчеләр класстан тыш чаралардан өзекләр күрсәтте, үз мәктәпләре, укучылары турында сөйләде, визит карточкаларын тәкъдим итте. Әлегә җиңүчеләр билгеле түгел, аларны барлык зоналарда да бәйге узгач, балларына карап төзелгән рейтинг буенча билгеләячәкләр. Җиңүчеләрнең исемнәрен апрель башларында игълан итәчәкләр, иң яхшы дип табылган 15 китапханәче республика бәйгсендә катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар иң яхшы китапханәче исеме өчен көрәште