Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбычлылар тәмәкегә каршы закон белән килешәләр

2013 елның 15 ноябреннән җәмәгать урыннарында тәмәке көйрәткән өчен штрафка тарта башладылар. Закон кабул ителгәч, транспортта, вокзал, аэропорт, метро станцияләрендә, медицина учреждениеләрендә, санаторийларда, мәгариф, мәдәният, спорт, социаль хезмәтләр, хакимият органнары биналарында, автозаправкаларда, балалар мәйданчыкларында һәм комлыкларда тәмәке тарткан өчен бүгенге көндә штрафны шактый түләргә туры килә. Әмма статистика белдергәнчә, тартучылар...

Наил Гыйбадуллин, районның электр элемтәсе челтәре каравылчысы:

Үзгәртер, дип уйлыйм. Беркемнең дә зур күләмдә штраф түлисе килмәс. Мин үзем инде кырык еллап тәмәке тартам һәм бу гадәтемне ташлау авыр. Безнең бинада тартучылар шактый, әмма тәмәке көйрәтер өчен махсус урын юк. Һәм нәтиҗәдә, тиешсез урында тәмәке тартабыз булып чыга.

Зөлфия Камалиева, "Кайбыч" полиция бүлекчәсенең административ законнар үтәлеше буенча инспекторы:

Әгәр штраф җәзасы бирелсә, әлбәттә, нәтиҗәләр булачак. Бу закон белән килешәм. Әлеге законны белмәү берәүне дә җаваплылыктан азат итми. Тәмәке тартучыларга карата мөнәсәбәтем тискәре: үзләре сайлаган гадәт бу, әмма алар әйләнә-тирәдәгеләр хакында да уйлансыннар иде.

Василий Макаров, район прокуроры урынбасары:

Бик яхшы закон, ләкин районыбызда гына начар эшли ул. Бу очракта, дөрестән дә, "камчы" ярдәмендә җә­зага тартырга кирәк. Әлеге законның максаты - халкыбыз сәламәтлеген саклау. Мин үзем сәламәт тормыш алып бару яклы, тәмәке тартмыйм. Танышларым арасында әле закон кабул ителгәнчегә кадәр мондый яман гадәтләреннән арынучылар бар. Бары тик үзалдыңа максат куярга һәм аны тормышка ашыруда беренче адым ясарга кирәк - шул вакытта сәламәтлек тә ныклы булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар тәмәкегә каршы закон белән килешәләр