Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбычта 204 күпбалалы гаиләгә җир участоклары бүлеп бирелгән

Күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү турындагы хәбәрне күпләр шатланып кабул итте. Кайбычта бу мөмкинлектән ничек файдаланалар соң? Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Илдус Гайнуллинга шул сорау белән мөрәҗәгать иттек:

- Бүгенге көндә районда җир алырга хокукы булучыларга 265 җир участогы бирелергә әзер. Бездә шундый 273 гаилә исәпләнә. Район башкарма комитетына кергән гаризалар нигезендә 204 гаиләгә җир участоклары бүлеп бирелде инде. Теләк бер генә: җир участогы алган күп балалы гаиләләр аны теркәү палатасында озакка сузмыйча рәсмиләштерсен иде. Кайбер авылларда яшәүче гаиләләр җир участогын без бүлеп биргән урыннан түгел, ә үзләренә якынрак урыннан алырга тели. Авыл эчендәге буш җирләр­нең ияләрен яки варисларын табып, тиешле документлар әзерләп, әлеге гаиләгә күчерүгә шактый вакыт үтә. Шул сәбәпле, тугыз гаиләгә җир участогы бирелмәгән булып исәпләнә, - дип җавап бирде ул.

Кайбер авыл җирлекләрендә җир участогы алган гаиләләр йорт төзергә өлгергән инде. Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов әйтеп узганча, җирлектә күп балалы унбиш гаиләгә җир бирелгән. Алар барысы да үз участокларын закон таләп иткәнчә теркәгән. Бер гаиләнең йорты төзелеп, эчтәге эшләрен башкарасы калган, икенче участокта нигез ташлары куелган, быел җәй төзергә җыеналар. Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин сүзләренә караганда, 40 күп балалы гаиләгә җир участогы бүлеп бирелгән, шуларның 24е теркәү палатасында теркәлгән, 16сы документларын теркәү белән шөгыльләнә, өч гаилә йорт төзергә дә өлгергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта 204 күпбалалы гаиләгә җир участоклары бүлеп бирелгән