Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбычта “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясенә 450 мең сум акча җыелган

Кайбыч балалары өчен әйтерсең лә 1сентябрь- Белем көне бүген үк җиткән. Олы Кайбыч мәдәният йорты мәктәп формасыннан киенгән нәниләр, кулларына мәктәп сумкалары тоткан малай-кызларның шат авазларына тулган. Алар- зур тантана кунаклары, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән җиденче елын үткәрелүче "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясеннән бүләк алучылар.

Аларның һәрберсенә исемнәре, кайсы мәктәптән булулары турында бейджеклар тагылган. Быел беренче класска баручы укучылар әллә каян аерылып тора- барысы да "Бердәм Россия" дип язылган футболкалардан. Илдәге әйдәүче партиянең Кайбычтагы бүлеге аларга шундый бүләк тә әзерләгән.

-Бердәм Россия дигән сүзләр нәрсәне аңлата соң, беләсезме,- дип сорыйм бер-берсенең футболкалардагы сүзләрне иҗекләп укучы Кирилл белән Анастасиядән. Аларның берсе Ульянково, икенчесе Надеждино авылыннан.

- Россия, дигән ил бар, без шунда яшибез. Без-Россия балалары дип җырлыйбыз да әле,- диде кызчык.

-Ә безнең телевизорда "Россия" каналы күрсәтә. Россия- зур телевизор ул,- диде Никита шактый гына уйланып торгач.

Авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре, мәгариф бүлеге, социаль яклау бүлеге, "Өмет" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре дә мәктәпкә баручы яшь дусларының шатлыгын уртаклашырга килгән. Бү көнне 174 укучы сәхнәгә менеп бүләк алды. Аларга мәктәп сумкалары, уку-язу әсбаплары, киемнәр бүләк иттеләр.Балалар арасында күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә, ятимнәр дә, приютлардан тәрбиягә алынган балалар да бар. Бүләкләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ренат Хәеровның ярдәмчесе Денис Левинсон, безнең төбәктән Татарстан Дәүләт Советына сайланган депутат Илшат Гафуров исеменнән Рәис Шәйхелисламов һәм башкалар тапшырды.

-1 сентябрьгә барган көн хәтердә озак саклана ул. Без дә бу көн Кайбыч укучыларында яхшы хатирәләр генә калдырсын өчен алдан ук хәстәрен күрдек. Чираттагы планеркаларның берсендә җитәкчеләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән үткәрелүче "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясенә кушылуларын үтенеп мөрәҗәгать иткән идек. Хезмәт коллективларында бу акция киң яклау тапты. Алар бер көнлек хезмәт хакларын "Шәфкатьлелек" фондына күчерде. Бу фондка бүгенге көндә 450 мең сум акча җыелды. Әлеге акчалар максатчан файдаланылачак, аның һәр тиене ярдәмгә мохтаҗ балалы гаиләләр ихтыяҗына тотылачак,- диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.

Депутат ярдәмчесе Рәис Шәйхелисламов әйтеп узганча, укучылар белем сукмагына баса, ә ул сукмак елдан ел киңәеп, олы юлга алып чыга. Шул зур юлга чыкканда балаларга белем ачкычлары насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе