Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбычта салмыш хәлдә руль артына утырган шоферлар кимегән

Исерек хәлдә ЮХИДИ хезмәткәрләренә эләккән шоферның автомобиль йөртү хокукыннан колак кагасын, 30 мең сум күлә­мендә штраф салынасын белә торып, шул халәттә руль артына утырырга батырчылык итүчеләр барыбер табылып тора.

- Гыйнвар ахырларында иртәнге сәгать уннар ти­рәсендә без Олы Тәрбит авылына юл алдык. Каршыбызга "Газель" автомобиле җилдереп килә. Безне күргәч, шофер үзен сәер тота башлады, туктаттык. Махсус приборсыз да аның салмыш икән­леге беленә. «Кичтән дустымның юбилеенда булган идем», - дип акланды ул. - Шулай булгач, айнымаган килеш ник руль артына утырырга? Җитмәсә сырхауха­нәгә барып, эчкәнме, юк­мы икәнлеген тикшер­түдән дә баш тартты. Бу мәсьәләдә закон таләпләре катгый. Россия Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.26 мад­дәсе буенча беркетмә төзеп, эшне судка бирер­гә туры килде. Җәмә­гать суды карары нигезендә бу шофер ел ярымга автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителде, 30 мең сум штраф салынды, - диде Россия Эчке эш­ләр министрлыгының Апас муниципальара бү­легенең Кайбыч бүлекчәсе ЮХИДИе баш инспекторы Фирдүс Тимершин.

13 февральдә Фирдүс Ти­мершин, ЮХИДИ инспекторы Илфат Әхмәтов, дәүләт ветеринария инспекциясенең Апас территориаль бүлеге инспекторы Айвар Дәү­ләтшин бе­лән берлектә, рейдка чыктык. Кайбыч-Камыллы автомобиль трассасының бишенче чакрымындагы Иске Чәч­каб авылы янында тукталдык.

Чувашиянең Комсомол районына кайтучы "Газель" автомобилен туктаттык. Ул, кагыйдә таләп иткәнчә, фараларын кабызмаган. Районыбыз авылларының берсеннән мөгезле эре терлек сатып алган "УАЗ" автомобиле хуҗасының ветеринария таныклыгы юк иде. Бу тө­гәлсезлеге аңа 3000 сумга төште.

Рейд барышында мал төягән машиналар шактый булды. Инспекторлар документларын тикшерде. Шунысы куандыра, бу көнне безгә салмыш хәл­дә руль артына утырган шоферлар очрамады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта салмыш хәлдә руль артына утырган шоферлар кимегән