Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Кайбыч аксакаллары картлар йортына Рамазан күчтәнәчләре тапшырды

Изге Рамазан аен: «Күңелләрне нечкәртә торган ай», - дип юкка гына әйтмиләр икән. Әнә, Кече Кайбыч авылы хәзрәте Мәгъзүм ага Тимершин белән авыл аксакалы Әүхәдулла Яруллин, аның улы Рамил, Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар йортына килеп туктап, машинадан тартма- пакетлар ташый башлагач, урамга ял итәргә чыккан кайбер бабайларның күзләрен яшь элпәсе...

- Без бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермибез, әмма хәлебезне белергә килүчеләрнең барысын да шатланып каршы алабыз. Алар безне тышкы дөнья белән бәйли бит, - дип каршы алды кунакларны бу йорт ачылган беренче көннәрдән үк монда яшәүче Харис абый.

- Сезгә Кече Кайбыч халкы исе­мен­нән Рамазан ае - Ураза күчтә­нә­че китердек. Безнең өч авылдашыбыз монда бит, аларның хәл­лә­рен белешергә дип килдек. Ризыкларыбыз, күреп торасыз, мул, барыгызга да җитәрлек, тәмләп авыз итәрсез. Иртәнге намазда мәчет картлары белән киңәшләштек тә, сәдака акчасына тәм-том алдык. Монда Нурия апаның да, сатучы Ләйсән­нең дә өлеше бар, - диде көр тавышлы Мәгъзүм ага, ашханәгә җыелган әби-бабайларга мөрәҗә­гать итеп.

Кунакларны күргәч, авылдашлары Сания әби Фәттахова, Мәрьям апа Нигъмәтуллинаның ничек шатланганын күрсәгез иде сез! Шул арада авыл хәлләрен дә сорашып өлгерделәр.

- Кече Кайбыч халкыннан сезгә күп сәламнәр алып килдек. Авылда бар да тәртип. Әле менә халык ярдәме белән яшел тимер рәшәткәләр бе­лән зират тирәсен тоттык. Ун мең сум, биш мең, берәр мең сум акча бирүчеләр дә булды. Туганнарының мәңгелек йорты шунда булса да, бу эштән читтә калучылар да очрады. Авылдагы күперне яңарттылар. Яшәгән җирегез бик әйбәт, һавасы да яхшы. Ялгыз, авыру карт-карчыкларга шундый шартлар тудыручыларга Аллаһының рәхмәт­ләре яусын, - дип теләкләрен дә җиткерде хәзрәт.

Мәгъзүм ага бу йортка бәрәкәт те­ләп, Коръән дә укыды. Төрле мил­ләт кешеләре утырса да, ник берсе ризасызлык белдерсен, бүлмә­дән чыгып китсен. "Динебез төрле булса да, Ходай бер бит", - диештеләр алар.

- Минем Кама Тамагында яшәүче күршем Гөлсия дә ураза тота. Шалтыратып, аңа сабырлык, уразасының кабул булуын теләдем, - ди Тамара әби.

Татарстанда милләтләр дуслыгы, милләтчелек, экстремизмга юл куелмавы менә шушы гади генә мисалда да ачык күренә.

Авылдашларның өченчесе Хәдичә әби Әхмәтова гына бүлмәсеннән чыга алмады. Бергәләшеп аның янына кердек. Монда килгән саен безнең белән сөйләшеп туя алмаган әбекәйнең хәзер үз хәле хәл инде. Шәфкать туташы Ләйсән Минһаҗеваның: "Бик каты авырый, сөйләшә дә алмый, гомеренең соң­гы сәгатьләре якынлаша. Улын кө­теп тилмерәдер, дип уйлыйм. Әмма аның бер тапкыр да килеп күренгәне булмады", - дигән сүз­ләре җаннарны өшетеп җибәрде. Мәгъ­зүм абый бу бүлмәдә дә дога укыды. Әби ябыгып беткән кулларын көч-хәл белән генә күтәреп, яткан җи­рен­нән генә амин итте. Гүя: "Рәх­мәт сезгә, авылдашлар, күре­шә алмасак, риза-бәхил", - дип әй­тергә теләде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече Кайбыч аксакаллары картлар Рамазан

2
X