Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече һәм урта эшмәкәрлек

Бу атнаның пәнҗешәмбесендә район Советының актлар залында кече һәм урта бизнес вәкилләре ТР Инвестиция үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Лиана Сәетова белән очрашты.

Сорау һәм җаваплар формасында узган әлеге очрашуда бизнесны үстерү өчен "Лизинг-грант" программасы буенча техника һәм җиһазлар сатып алу шартлары ( моның өчен зур сумма- 600 миллион сум каралган), "Виртуаль институт", "Яшьләр эшмәкәрлеге" дигән яңа программалар, Гарантия фонды поручительлеге белән банклардан кредитлар алу турында фикер алыштылар. Лиана Сәетова бизнес-проектларны бәяләү конкурсының нинди үзгәрешләр кичерүе турында сөйләде. Бу үзгәрешләр эшмәкәрләрнең аннан нәтиҗәле файдалануына китерергә тиеш. Хәзер эшмәкәрләрнең максатчан күрсәткечләре һәм фактик ирешелгән күрсәткечләре арасындагы аерма утыз проценттан артмаска тиеш. Эш башлаучылар өчен "Лизинг-старт", елдан артык стажы булучыларга "Лизинг-старт" программалары тәкъдим ителә. Эшмәкәрләр лизинг нигезендә авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуның проблема түгеллеге, ә үзебезнең республиканың үзендә җитештерелүче йөк ташу машиналарын алуның авыррак булуын әйттеләр. Блоклар җитештерү белән шөгыльләнүче Сөләйман Гафиятуллин, мәсәлән, документлар тапшыруы һәм гариза бирүенә карамастан, производствосын киңәйтү өчен лизинг буенча җиһазлар сатып ала алмаган. РФ Икътисади үсеш министрлыгыннан кече һәм урта бизнесны үстерү программалары буенча биреүче финансларны барлык субъектларга да лимит нигезендә бүлү кирәклеге хакындагы фикерләр дә яңгырады. Әмма ул акчалар илледән дә ким булмаган эш урыннары булдырып, производствосын киңәйтергә теләүчеләргә генә бирелә. Аларга "Лизинг-грант" нигезендә лизинг бәясенең утыз проценты- ун миллионга, хезмәткәрләре илледән кимрәк булучыларга да утыз проценты-өч миллион сумга кадәр компенсацияләнә. Бизнесның авыл хуҗалыгы һәм производство төрләренә өстенлек бирелә.

Агентлык вәкиле эшмәкәрләрне активлашырга, агентлык тарафыннан һәр айның беренче чәршәмбесендә үткәрелүче видеоконференцияләрдә катнашырга чакырды. "Лизинг-грант"та катнашу өчен заявкаларны агымдагы елның 2 июленнән 2 августына кадәр тапшырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эшмәкәрлек

2
X