Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Мәме авылында гомер итүче Федоровлар күркә асрауның серләрен белә

Өй каршындагы бакчада - ап-ак күркәләр. Узган-барган һәр кешегә сәлам биргәндәй, тавыш чыгарып калалар, канатларын кагалар. Элек авылларда әлеге йорт кошын күпләп асрыйлар иде, хәзер сирәгрәк. Шуңа да хуҗалары белән танышу өчен капкаларын кактым. Кече Мәме авылында гомер кичерүче Мария һәм Николай Федоровлар булып чыкты алар.

- Безнең күркәләргә карап сокланмаган кеше юктыр ул. Үзебез дә яратып асрыйбыз аларны. Ел саен диярлек инкубатордан сатып алабыз. Күркәләрне үстерүе җи­ңел түгел, бик нәзберек­ләр. Яшь бала карагандай үстерәм. Кечкенә чакларында җылы кирәк, азыкны да сайлап кына ашый­лар. Ите организм өчен файдалы. Ә шулпасы ашап туйгысыз. Бер күркәдән 8-9 килограммга кадәр ит чыга. Үзебезгә дә җитә, балаларга, туганнарга да күчтәнәч итеп бирәбез, - ди Мария апа.

- Авылда яшәгәч, терлек асрамыйча булмый. Без дә шулай, гел мал тоттык. Алты балабыз кечкенә­дән безгә булышып үсте. Үскәннәрен сизми дә калдык, кош балаларыдай таралыштылар да беттеләр. Ирина, Валентина, Роман үз гаиләләре бе­лән Казанда, Галина Чистайда яши, Михаил Юдинода поездда машинист, Юрий Колаңгыда тимер юл станциясендә эшли. Алар да безгә булыша, без дә авыл күч­тәнәчләре төяп җибәрәбез. Хәзер икәү генә калдык инде менә. Унөч оныгыбыз бар. Аларның күркәләр янында мәш килгәнен күрсәгез иде сез, - дип сүзгә кушылды Николай Михайлович.

Федоровлар гомер сукмагыннан 52 ел бергә атлый. 75 яшьтән узсалар да, шәхси хуҗалыкларында сыер, сарык, кә­җә, дуңгызлар, кош-кортлар асрыйлар. Николай Михайлович озак еллар Кече Мәме мәктәбендә математика фәнен укыткан. Тормыш иптәше Мария Яковлевна колхозда дуңгызлар караган.

Печәнне дә капка төбенә машинасы белән китереп аударганны көтмиләр, үз­ләре чаба. Без кил­гәндә дә Мария Яковлевна, чалгысын күтәреп, күл буеннан печән чабып кайтып килә иде. Федоровлар кебек эшкә батыр, тырыш хез­мәт белән яшәүчеләр күп Кече Мәмедә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев