Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Мәмедә яшәүче Евдокия әби бакчасын чәчәкләр патшалыгына әверелдергән

Кече Мәме авылына "Чиста су" программасы буенча су кертүче­ләрнең эше белән танышырга баргач, капка төбендә төзүче­ләрнең эшен күзәтеп утыручы бер әбигә игътибар иттем.

- Авылга су кертүебез өчен көненә әллә ничә тапкыр рәхмәт укып китә ул безгә, - диде тө­зү­че егетләрнең берсе. - Әби­нең теләкләрен ишеткәч, бөтен ару-талуларыбыз онытыла кебек, эшебез дә җиңел бара.

Сүзнең үзе турында икәнлеген аңлады бугай, әби үзе безнең янга килде.

- Авылыбыз урамнарында колонкалар бөтенләй юк бит, чөнки җир астына суүткәргечләр салынмаган. Аның каравы барыбызның да коесы бар. Хәзер авылдашларым өй­­­ләренә дә су кертә алырлар инде. Алар өчен бик шатланам. Үзем сулар кертеп тора алмам шул хәзер, - диде.

- Әби, төшенкелеккә бирелмәгез әле, вакыты җит­кәч, сезнең өегездә дә су булыр, - дим.

- И, кызыкаем, мин үзем дә туган авылымда вакытлыча гына гомер кичерәм шул. Очар кош кебек бит мин. Кыш җиттеме, балаларым шәһәргә алып китә. Бер елны Мәскәүдә Любамда, икенче елны Пермь­дә Коляда кышладым, соң­гы ике елда Тү­бән Камада Тамара янында яшә­дем. Миңа 89 яшь бит ин­де, шуңа да кышкы салкыннарда авылда ялгызымны гына калды­рыр­га куркалар. Рәхмәт ин­де аларга, игелекле булып үс­теләр, бик кадерлиләр. "Авылыңда гына ят", - дисәләр дә берни эшли алмас идең. Җәйгә дә җибәрәселәре килми дә бит, үзем чарага куймыйм. Шәһәр һавасын авылныкына алыштырып буламы соң инде!? Монда кайткач, сулышларым иркенәеп китә. Рә­хәтлә­неп бакча үсте­рәм.

- Евдокия әбинең бакчасын кереп күрегез әле, андагы матурлыкка сокланмаган кеше юк бездә. Җәйгә кайткан арада гына да әллә никадәр яшелчә үстереп китә ул, - дип сүзгә кушылды авыл җирлеге башлыгы Тамара Алексеева.

Шулай диюгә, Евдокия Чернова безне өе янына алып китте. "Өй алдыбыз гөлбакча", - дип җырлыйлар бит әле. Монда да нәкъ шулай. Һәр бакчада диярлек үсә торган цинния, астра, гладиолуслар гына түгел, моңарчы күренмәгән берсеннән-берсе купшы ят чәчәкләр дә күп анда.

- Үзем дә исемнәрен белеп бетермим мин аларның. Исемдә мени хик­мәт, иң мөһиме - матурлар. Орлыкларын кызларым алып кайта, үсентеләрен тәрәзә төбемдә үс­терәм дә, көннәр җылыткач, бакчага кү­череп утыр­там.

Шулай сөйләнә-сөйләнә әби безне икенче бакчасына алып кереп китте. Ә анда тәлгәш-тәлгәш виноградлар өлгереп килә, кыяр күп, помидорлар сабагында кызарган, баш-баш кәбестә үсә. Чүпнең әсәре дә юк.

- Соң, әби, туксанга якынлашып киләм, дисез, бу кадәр хезмәтне үзегез генә ничек башкарасыз?

- Бакчачылык җанга рә­хәтлек бирә торган шө­гыль бит ул. Безнең кебек сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәсендә татыган кешеләр эштән курыкмый. Элек безнең авылда кәбестә бакчасы бар иде, мин озак еллар шунда эшләдем. Ә ирем Николай алдынгы комбайнчы булды. Комбайны кырда ватылса, төне буе ремонтлап, икенче көнне таң белән эшкә китәр иде. Ул исән булса, авылымны ташлап, шәһәргә чыгып китмәс идем дә бит.

Әйе, туган җирнең тарту көче көчле шул аның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече Мәмедә яшәүче Евдокия әби бакчасын чәчәкләр патшалыгына әверелдергән

2
X