Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Киләчәккә битараф түгелләр

Райондагы авыл җирлекләренең күбесенә бер үк проблемалар хас: юлларны, күперләрне, зират тирәләрен төзекләндерү, эчәр су белән тәэмин итү. Узган атнаның чәршәмбесендә Зур Урсак авыл җирлегенең отчет җыелешында да шул мәсьәләләр кузгатылды.

Авыл җирлеге башлыгы Рәүхәт Зариповның отчет чыгышында эшчәнлекләренең барлык төрләре дә киң яктыртылды. Зур Урсак, Кече Урсак, Бушанча, Чүкри-Алан авылларын үз эченә алган җирлектә 593 кеше пропискада торса да, шуларның 101е читтә яши. Авыл халкы мал, кош-корт асрый, яшелчә үстерә, умарта тота. Ел ахырына шәхси хуҗалыкларда 193 баш мөгезле эре терлек исәпләнә дисәләр дә, бу бик үк дөрес сан түгел, чөнки, авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, мал асраучылар аны төгәл әйтми. Сыер асраучыларга субсидия биргәндә аңлашылмаучанлыклар шул сәбәпле килеп чыга да инде. Чөнки ул терлек санына карап бүленә. Ә авыл халкы мал асрау, бакча үстерүнең файдасын күреп яши, әнә былтыр ит-сөт, яшелчә сатудан 6 миллион 503 мең сум акча кергән. Бер хуҗалыкка бүлгәндә ул 28 мең 775 сум тәшкил итә. Шәхси хуҗалыкларын ныгыту максатында банктан ташламалы кредит алучылар да шактый. Авылда чылбырлы, тәгәрмәчле тракторлар, төрле маркадагы йөк, җиңел машиналар саны елдан-ел арта.

Зур Урсак урта гомумбелем бирү мәк­тә­бендә хәзерге вакытта 55 бала белем ала. Мәктәп автобусы көн саен укучыларны күрше авыллардан алып килә. Юлларны даими чистартып торулары өчен урсаклылар Кайбычтагы юл төзү-ремонтлау идарәсенә рәх­­мәтле. Авыл җирлегендә мәк­тәп­кәчә яшьтәге 28 бала бар. Бу гына биредәге демографик хәл­не уңай якка үзгәртә алмый, билгеле. 2012 елда авыл җирлегендә 3 бала туган, 19 ке­ше үлгән.

Узган елның май аенда авыл җирлегендә янгын сүн­­дерү депосы эшли башлаган. Депо булу, янгыннар бөтенләй булмас дигән гарантия бирми. Шуңа күрә дә йорт-җирне иминиятләштерергә кирәклегенә басым ясалды. Авылда моңа игътибар итмәүче­ләр дә бар, бәла-каза очраганда аларның урамда калу куркынычы да юк тү­гел.

Авыл җирлегендә төзелеш буенча да шактый эш башкарырга өлгер­гән­нәр: Җиһаншин урамында 650 метр арага таш юл салынган, балалар бакчасында санузел эшләнгән, мәктәп алды территориясе калай рәшәткә, су башнясы территориясе сетка белән тотылган, янгын сүндерү депосы ремонтланган, Кече Урсак авылы клубы алды рәшәткә белән тотылган һәм башкалар.

Муниципалитет башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл җирлегенең эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип бәяләде:

- Элек-электән бездә халыктан эш таләп итәләр, мин кешедән нидер таләп иткәнче, шартлар турырырга кирәк дип уйлыйм. Биредә төрле проблемалар күтәрелде, аларның кайберләрен республика ярдәменнән башка хәл итә алмыйбыз. Шуңа күрә дә аларны республикада кабул ителгән төрле программалар нигезендә чи­шү ягын караячакбыз. Әле­гә Кече Урсак авылына юл салуны вәгъдә итә алмыйм. Аны 2014 ел планына кертергә тырышачакбыз.

Ул яшьләрне спортка тартканы өчен Зур Урсак мәктәбенең физкультура укытучысы Рамил Нуриевка рәхмәтен белдерде, халыкның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урсак