Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кошман авылында зур үзгәрешләр

Мөстәкыйль рәвештә үз көннәрен үзләре күрүче хуҗалыкларның финанс хәле елдан - ел кыенлаша бара.

"Садриев" крестьян фермерлык хуҗалыгы районда шундыйларның берсе. Хәлне уңай якка үзгәртү максатында, 20 апрельдә Кошман мәдәният йортында "Авангард" хуҗалыгына кергән пайчылар җыелышы үткәрелде. Анда муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров, "Заволжье" җәмгыяте директоры Айрат Фатыйхов, аның урынбасары Ильяс Гыйльманов, "Садриев" крестьян фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Ринат Садриев һәм башкалар катнашты.

Альберт Илгизәрович әйтүенчә, бүгенге көнгә хуҗалыкның Пенсия фондына, салым инспекциясенә, эшчеләренә хезмәт хакы түләү буенча бурычлары саллы гына җыелган. Авыл хуҗалыгы техникасын авырлык белән ремонтласалар да, язгы кыр эшләрен башкарып чыгарлык бер килограмм минераль ашламалары, бер литр ягулык запасы юк. Бурычлары күп булу сәбәпле, банклар кредит бирми. Шуңа күрә, туган хәлдән чыгуның бары бер юлы кала -- "Заволжье" җәмгыяте составына керергә. Авыл халкы район башлыгы тәкъдимен хуплады һәм "Заволжье" җәмгыяте составына керергә дигән карарга килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошман “Авангард” хуҗалыгы “Садриев” крестьян фермерлык хуҗалыгы