Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көзге чакырылышта Кайбыч районыннан 29 егет Россия Кораллы Көчләре сафларына чакырыла

Агымдагы елның 1 октябреннән Россия Кораллы Көчләре сафларына көзге чакырылыш компаниясе башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Хәрби хезмәткә 18-27 яшьлек ир- егетләр чакырыла. Бу чакырылышта Татарстаннан дүрт меңнән артык егет армия сафларына озатылачак.

Күркәм традиция буенча районда язгы һәм көзге чакырылышларда армия сафларына китүче егетләрне бергә җыеп, тантаналы төстә очрашу үткәрелә. Елына ике тапкыр шулай. Шундый очрашуларның чираттагысы 29 октябрьдә узды. Район Советы бинасының утырышлар залына көзге чакырылышта солдат булачак егетләр, аларның әти- әниләре, авыл җирлекләре башлыклары, Олы Кайбычта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнетдин Каюмов чакырылган иде. Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Илшат Паймурзин катнашында узды.

Очрашу башланыр алдыннан районда хәрби исәпкә кую буенча начальник Рушания Миңнуллинадан бу чакырылышның ничек узуы турында сораштым.

- Көзге чакырылышта районнан 29 егет Россия Кораллы Көчләре сафларына чакырыла. Беренче төркем 7 ноябрьдә китәчәк. Инде ничә ел күзәтеп киләм, Мәлки төбәгендәге авыл җирлекләрендәге егетләр хәрби хезмәткә аеруча җаваплы карый. Әйтик, Байморза авылыннан Галина Лисинаның алты улы, Хуҗа Хәсәннән Казаковларның биш уллары хәрби хезмәттә булып, исән- сау әйләнеп кайтты. Иске Тәрбит авыл җирлеге барысына да үрнәк итеп куярлык. Кызганычка каршы, Колаңгы, Федоровское, Борындык, Ябалак, Зур Урсак авыл җирлекләреннән хәрби хезмәттән качып йөрүче егетләр бар. 27 яше тулгач алар, хәрби билет кирәк дип, безгә киләчәкләр. Яштәшләре хезмәт итеп кайта, ә аларда бераз булса да гарьләнү юк, - диде ул.

Чыгыш ясаучылар Альберт Рәхмәтуллин, Илшат Паймурзин, Гайнетдин Каюмов, район яшьләре лидеры Юрий Михайлов хәрби хезмәтнең җиңел булмаячагы, зур җаваплылык таләп итүен яшермәде.

- Ир-егетләрнең изге бурычы ул Ватанны саклау. Бу көннәрдә армия сафларына алыначак егетләргә хәерле юл, исән- имин хезмәт итеп, туган якларга әйләнеп кайтуларын телим. Кайбыч төбәге егетләре икәнлегегезне күрсәтеп, ата-аналарыгыз йөзенә кызыллык китермичә хезмәт итәрсез, дип ышанам. Кайда гына хезмәт итсәгез дә, туган җирегезнең Татарстан, Кайбыч икәнлеген онытмагыз. Барлык авыл җирлекләрендә дә егетләрне тиешле дәрәҗәдә озату кичәләре оештырырга кирәк, - диде район башлыгы.

Тантаналы очрашу мәдәният хезмәткәрләре Светлана Зиадиева, Кадрия Әхтәриева, Наталья Баһавиева, Фатыйма Сәмигуллина, Муса Хисаметдинов һәм Фәнил Җамалетдиновлар башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды. Армиягә китәчәк егетләр һәм аларның әти-әниләре өчен бәйрәм табыны да әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көзге чакырылышта Кайбыч районыннан 29 егет Россия Кораллы Көчләре сафларына чакырыла