Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күзәтчелек советы оешты

Әле шушы көннәрдә генә "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге" автоном учреждениесендә Күзәтчелек советының беренче утырышы үткәрелде.

Төп бурычы өлкән яшьтәге кешеләргә, авыр тормыш хәлендә калучыларга ярдәм итү, аларга көнкүрештә, медицина, психологик, педагогик, социаль-хокукый яктан булышу булган әлеге үзәк 2006 елда бюджет учреждениесе буларак оешса, 2010 елның маеннан ул автоном учреждение итеп үзгәртелде. Шул нигездә аның белән идарә итү ор­ганы булып Күзәтчелек советы һәм директоры санала. Әлеге утырышның беренче көн тәртибенә советның рәисен, рәис урынбасарын, секретарен сай­лау мәсьәләләре кертелгән иде. Аның составында җирле үзидарә органнары, милек хуҗалары, җәмәгатьчелек, "Өмет" үзәге вәкилләре бар. Утырышны социаль яклау бүлеге начальнигы Фатыйма Бикбова алып барды. Совет әгъзалары үз­лә­ренең рәисе итеп бертавыштан муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рамилә Айзатуллованы, урынбасары итеп район ветераннар Советы рәисе Әлфия Закированы, ә секретаре итеп "Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы җирле бүлеге җитәкчесе Рушания Лотфуллинаны сайлады. Күзәтчелек советы "Өмет" үзәгенең Уставына үзгә­решләр кер­тү турындагы тәкъдимнәрне карый, финанс эшчәнлегенә күзәт­челек итә, акча керемнәренең максатчан файдалануын контроль­ли, еллык бухгалтерлык отчетына аудит үткәрү турында карар кабул итү һәм башка вәка­ләтләргә ия.

"Өмет" үзәге директоры Фәнис Гыйниятуллин 2011 елдагы бухгалтерлык отчетын килештерү, 2012 елга хуҗалык эш­чән­леге планы турында сөйләде. Әлеге үзәкнең өйгә килеп социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Светлана Нуруллина тү­ләүле хезмәт күрсәтүләр­дән кергән акчаларның нинди максатларда тотылуы белән таныштырды. Бүгенге көндә 52 социаль хезмәткәр ярдәмгә мохтаҗ 62 кешене карый. Шуларның 51е үзләрен караган өчен пенсияләренең 25 процентыннан артмаган күләмендә тү­ли. Әгәр дә аларның пен­сиясе Татарстандагы яшәү минимумыннан (5001 сум) түбән булса, түләү­сез хезмәт күрсәтелә. Алар күп түгел - сигез ге­нә. Шулай ук өч Бөек Ватан сугышы ветераны бушлай социаль хезмәт ала.

Район Советы аппараты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рамилә Айзатуллова социаль хезмәт­кәр­ләргә нәтиҗәле хезмәт теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге”