Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Үлем белән кайда сатуларын хәбәр ит!”

12 ноябрьдән Татарстанда "Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!" дигән Бөтенроссия наркотикларга каршы акциянең икенче этабы башланды.

Әлеге акциянең төп максаты- халыкның игътибарын наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнеше проблемасына юнәлтү. Бу чара кысаларында наркополицейскилар республикада яшәүчеләрдән наркотикларның законсыз әйләнеше һәм аны кулланучылар турында оператив яктан мөһим мәгълүматлар алуны планлаштыра. Шуңа да һәр кеше наркотиклар сатучылар белән көрәшкә үз өлешен кертә ала. Моның өчен наркоконтрольнең ышаныч телефонына шалтыратып, наркотиклар сату, куллану, наркопритоннар оештыру һәм наркотикларга бәйле башка җинаятьләр турында хәбәр итәргә кирәк. Үзең өчен куркырга кирәкми, хәбәрне аноним рәвештә җиткерергә мөмкин. Ышаныч телефоннары: Яшел Үзәндә: 8843-71-55-00, Буада: 8-84374) 3-17-99.

Наркотикларның законсыз әйләнеше турындагы хәбәрне Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча Федераль хезмәтнең ТРдагы идарәсенә дә җиткерә аласыз. Ведомство сайты: http://ufskn.tatar.ru.

"Үлем белән кайда сатулары турында хәбәр ит!" акциясен оештыручылар барлык мәгълүматларны да тикшерә, берсен дә игътибарсыз калдырмый. Шуңа да битараф булып калмасагыз иде. Без барыбыз бергә берләшеп кенә балаларыбыз сәламәтлегендә пычрак акчалар эшләүчеләргә каршы тора алабыз! Бәлки сезнең шалтыратуыгыз кемнең дә булса гомерен саклап калырга ярдәм итәр!

Бу акциянең бурычы оператив мәгълүмат җыю гына түгел. Оештыручылар аны киңәшкә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен дә файдалы итәргә омтыла. Шуңа да дежур линиядә наркоконтроль белгечләре белән бергә башка министрлыклар, ведомстволар вәкилләре дә сорауларыгызга җавап бирәчәк. Акция вакытында алар мөрәҗәгатьләрне түбәндәге телефоннар аша кабул итәчәк: врач-нарколог-2-13-32; мәгариф бүлеге белгече- 2-15-76; яшьләр белән эшләү бүлеге- 2-15-66; социаль яклау бүлеге психологы- 2-10-93.

Бер генә кеше дә үзен наркотиклар булган урында куркынычсыз итеп хис итә алмый. Шалтыратыгыз, һәм сез бик екүп кешеләрнең- туганнарыгыз, якыннарыгыз, танышларыгызның гомерен саклап кала аласыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев