Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Максат- авыл халкына уңайлыклар тудыру

Кече Мәмедә бүгенге көндә савым сыерлары да, элекке елларда дан тоткан дуңгызчылык фермасы да юк. Шуңа күрә авылдан читкә китеп эшләүчеләр дә йөздән артык. 25 гыйнварда үткән авыл җирлегенең отчет җыелышында әнә шул һәм җирле халыкны борчыган башка проблемалар күтәрелде.

Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Тамара Алексеева барлык авылларның да тормышын яктыртырга тырышты.

Ул бюджет үтәлешенә, керемнәр, чыгымнарга тукталды, 2013 елга планнары белән уртаклашты.

Отчет җыелышында шулай ук Кече Мәме фельдшер -акушерлык пункты мөдире Мәүлия Туралева, Бортастагы хезмәттәше Люция Сабирҗанова, Кече Мәме авылы клуб мөдире Валерий Фомин, Бортас китапханәсе мөдире Люция Биктимерова, Кече Мәме төп мәктәбе директоры Людмила Старшова, участок уполномоченные, полиция капитаны Александр Маланьев ел дәвамында башкарылган эшләре хакында халык алдында отчет тотты.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл җирлегенең узган елда эшчәнлегенә уңай бәя бирде.

Биредә халык яхшы шартларда яшәсен өчен без барысын да эшләргә тырышабыз. Хәзерге вакытта клубта ремонт эшләре бара. Яңа күл урамына юл салуны дәвам итәчәкбез, Кече Мәмегә су кертү планда бар. Быелга Малалла авылы юнәлешендә юл төзелешенә керешә алмыйбыз, аны 2014 елда төзү планына кертәчәкбез. Бортаста биш йортка газ кертәсе бар. Тимер юлның икенче ягында калган бу йортларга газ кертүдә проблемалар күп, шулай да без аны башкарып чыгарга тиеш. Дөрес әйтәсез, ферма -авылның тоткасы ул."Заволжье" җәмгыяте җитәкчелеге белән сөйләшеп, фермаларны ремонтлап, малларны кайтартуга ирешәчәкбез. Димәк, күпмедер кешегә эш урыннары булачак. Отчет докладыннан күренгәнчә, монда демографик хәл дә куанырлык түгел. Ел дәвамында нибары өч сабый туган, 9 кеше вафат булган, -- диде район башлыгы.

Җыелышта халыкны борчыган барлык сорауларны да хәл итү бурычы куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече Мәме

2
X