Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Максатлары – халыкка медицина хезмәте күрсәтүне яхшырту

Бүген район үзәк сырхауханәсенең актлар залында "АК БАРС- Мед" иминият компаниясе җаваплылыгы чикле җәмгыяте хезмәткәрләре түгәрәк өстәл артында эшлекле сөйләшү үткәрде.

Әлеге чарада Яшел Үзән районында "АК БАРС- Мед" иминият компаниясе җаваплылыгы чикле җәмгыяте директоры вазифасын башкаручы Людмила Лукьянова, баш белгеч Диләрә Зайкова, җәмгыятьнең Кайбычтагы баш белгече Римма Мифтахова, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, район үзәк сырхауханәсе баш табибы Газимагомед Магомедов, аның урынбасары Гөлнара Сафиуллина, терапия бүлеге мөдире Марат Бакаев, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Рушания Лотфуллина, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсенең кадрлар буенча белгече Зөләйха Баһавиева, башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлегенең "Заказчы хезмәте" директоры Александра Шешегова, хезмәт ветераны Роза Якупова, шәхси эшмәкәр Илфат Гобәев катнашты. Түгәрәк өстәл үткәрүнең төп максаты - халыкка медицина хезмәте күрсәтүне тагын да яхшырту.

Бу хакта тулырак газетабызның киләсе саныннан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халыкка медицина хезмәте күрсәтүне яхшырту