Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Максатыбыз бер – киләчәккә атлау

Олы Кайбыч җирлегендә узган отчёт җыелышында башкарма комитет бүлекләрендә начальник вазифаларын башкаручылар катнашты. Әлбәттә, алар барысы да диярлек Олы Кайбыч авылы җирлегенә кергән авылларда яши һәм бу җирлеккә хас булган проблемалардан хәбәрдар.

Район башлыгы Җәүдәт Гаффаров бел­дергәнчә, моның сәбәбен ерактан эзләргә кирәкми, район үзәгендә яшәүчеләр уңайлыклардан актив файдалана, шуңа да әллә ни ар­тык зурдан кубып күтә­рерлек мәсьәләләр булмагач, җые­лышка килүне мәслихәт күрмәгәннәр. Зары булганнар атна са­ен башлыкка да, баш­кар­ма комитет җитәкчесенә дә кабул итү көннә­рендә турыдан-туры мөрәҗәгать итә, урынбасарлар, бү­лек җитәкчеләре янына да юл ачык, иртән торып, транспорт көйләп, юлга чыгып интегәсе юк, күпләр электрон почта белән дә файдалана. Җыелышта Җәү­дәт Рәшитович авыл җирлегенә кызыксындырган сорауларны юллап, аларга газета аша җавап бирүне дә оештырырга кирәклеген ассызыклады. Сораулары булганнар, туган проблемаларга ачыклык кертергә теләүчеләр, рәхим итсеннәр, 2-11-20 телефоны аша гозер­ләрен, сорауларын, тәкъдимнәрен җиткерсеннәр.

Ләкин беренче карашка гына барысы да ал да гөл кебек тоелган Олы Кайбыч җирлегендә дә хәл итәсе мәсьәләләр юк түгел. Бу авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин,торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Ренат Сөнгатуллин, үзәк сырхауханәнең баш табибы Газимагомед Магомедов, полициянең участок уполномоченные Дамир Гиниятуллин чыгышларында ачык чагылыш тапты. Асылда урамнар, Бәрле елгасы территориясендә чисталык булдыру, каты көн­күреш калдыклары өчен каралган контейнерларны кыш көне сыек калдыклар өчен кулланмау, яман шеш, туберкулёз авыруларының артуы, халыкның сә­ла­мәт­леген ныгыту өлкә­сендә профилактиканы көчәйтү, демографияне арттыру, җәйге чорда су­ны рациональ файдалану кебек проблемалар яң­гырады. Халыкның тор­мыш дәрә­җәсен яхшырту өлкәсендә башкарылган эш күләме игътибарга лаек: Олы Кайбыч мәктә­бендә, үзәк сырхауханә­дә капиталь ремонт, төзелеш планы дүрт мең ике йөз унҗиде квадрат метрга үтәлүе, "Социаль ипотека" программасы ни­гезендә дүрт гаиләгә фатир, ике яшь гаиләгә йорт төзеп керү өчен субсидия бирелүе, халыкның шәхси хуҗалыкларны үс­терүгә 20 миллион 656 мең сум ташламалы кредиттан файдалануы, тротуарлар, урамнар ремонтлануы, гидротехник корылмалар булдыру, кү­перләр, чишмәләр төзек­ләндерелү, урамнарны яктырту һ.б. Аларга тотылган чыгымнар, һичшиксез, башка җир­лек­ләргә караганда күпкә артык һәм бу шулай булырга тиеш тә, чөнки Олы Кайбыч - районыбызның көзгесе ул. Бу би­редә яшәүчеләргә бурычлар да өсти, чөнки авылыбыз башкаларга һәрьяклап үр­нәк тә булырга тиеш. Район башлыгы бу юнәлештә дә бурычлар билгеләп, Бәрле елгасы ти­рә­сен төзекләндерүгә ае­рым тукталып, "Чиста Бәр­ле" акциясенең шартларын һәм грант булдыруны да уйлап бетерергә тәкъдим итте. Бәрле елгасы районыбызның шактый гына авыллары аша уза, һәрбер авылда аның ярларын ныгытуга, яшелләндерүгә игътибар бирсәләр, киләсе буыннар безгә рәх­мәтле генә булыр. Чисталык, әйләнә-тирә мохиткә хуҗаларча карау, булган тарихи һәйкәлләрне - борынгы каберлекләрне саклау кешене бизәүче иң күркәм сыйфатларның берсе икәнен районыбызның имам-мөх­тәсибе Дамир Гыйниятуллин да билге­ләп узды, җые­лышта күтәрелгән мә­сьәләләр барысы да әхлак нормаларына кагыла, дин моны хуплый, диде. Ул эчкечелек, гаи­ләләр таркалуга каршы бергәләп эш­ләргә өндәде, аерым йортларда яшә­сәк тә, максатыбыз бер бит - киләчәккә атлау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч җирлеге отчёт җыелышы