Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мал табибы булырга җыенган биюче кыз Кайбычта атлар үрчетергә тели

Зөһрә - искиткеч кызыклы шәхес. Аның кызыксынмаган өлкәсе юк бугай, һәрхәлдә, очрашып аралашкан арада әллә нинди темаларга кагылырга өлгердек без. Мал табибы булырга җыенган биюче кызның эчке дөньясын берникадәр сезгә дә ачарга телим. Сер пәрдәсе артыннан күренгән кадәресен...

Һөнәре турында

- Балачактамы... хәзер көлерсез инде. Туңдырма сатучы булырга теләдем - алар аны көн саен туйганчы ашыйлардыр кебек тоела иде. 7 сыйныфтан ветеринария табибы булам, дигән карарга килдем. 9ны бетергәч, ветеринария техникумына ки­тәргә җыендым - әниләр туктатып калды, - дип сөй­ләп китте Зөһрә, сайлаган һөнәре турында сораша башлагач. Килешәсездер, мал табибы - кызлар һөнәре түгел ин­де. Сүзгә әнисе Рушания апа да кушылды.

- Баштарак бу сүзләрне балалыкка сылтадым, фикере үзгәрер дидем. Техникумга китәм, дигәч кенә күңелгә корт керде. Кызымның холкын яхшы беләм: бер фикергә килдеме, үзенекен барыбер эшли ул. Балалар бакчасында ук үзсүзле иде, зарядкага барасы килмә­сә, аны бернинди көч бе­лән дә бастыра алмыйлар иде. Дус-иш, күрше-күлән дә "ярдәм итте": килгән бере калырга күн­дерә башлады. 11 сыйныфны бетергәч, ветеринария буенча югары белем алырсың, дип килештек тә, җибәрмәдек. Сер түгел, әйтәм, ике ел эчен­дә, бәлки, уеннан кире кайтыр дигән өметем дә булмады түгел, - ди Зөһ­рә­нең әнисе.

Үз сүзле Зөһрәнең фикере шул ике елда ныклы карарга әйләнгән. Документның оригиналын бер­­дәнбер уку йортына тапшырган да, вәссәләм! Җаны теләгән - елан ите ашаган, диләрме?! Рушания апаның да каршылык күрсәтеп маташуы күз буяу гына булмадымы икән әле? Үзе дә балачак хыялын күптән түгел генә тормышка ашырды әле.

- 8 сыйныфта укыганда ип­тәш кызым Фәридә бе­лән тау башына менеп ант иттек - шофер булабыз. Әлеге дә баягы, әни туктатты. Педагогия училищесына кердем, укытучы һөнәрен яраттым, ә хыял барыбер яшәде. Машина йөртү таныклыгы алып, барыбер шуны тормышка ашырдым бит! - дип сөй­ли әнә. Кызын "ат докторы" дип йөртүе дә яратудан, кызы белән горурлануыннан, билгеле.

Биюченең туфлие...

... бии-бии юкара. Инде Зөһрәнең тагын бер яраткан шөгыле турында сөй­ләшәбез. Фотолар карыйбыз. Уңган хуҗабикә Рушания апа ул арада кухняда тәмле исләр чыгара.

- Менә бу фотода биегән чакта туфлием төшеп калган иде. 1 сентябрьдә академиядә чыгыш ясаган идек. Оятка калдым, дип курыксам да, ярап куйды үзе: укытучыларның кү­бе­се мине шуннан истә калдырган икән, - дип сөйләп алды Зөһрә чираттагы фотоны күздән кичергәндә.

Туфлиләрне башкаларга биреп бетергән дә, үзенә зуррагы калган. Авырлыкны үз өстенә алырга курыкмый - холкының тагын бер сыйфаты. Башкаларга уңайлырак булсын, дигән инде. Бию белән Зөһрә мәктәптә үк мавыга башлаган, "Йолдызлык" сәхнәсенә дә бер генә чыкмаган ул.

- Академиядә укый башлагач, төркемдәш кызлар чакыруы буенча бию коллективына килдем. Иң кы­зыгы шунда: ул кызлар биюдән күптән китте инде, ә мин әле һаман йөрим "Vet`a Studio Dance"та. Башта халык биюләрен куя идек, хәзер заманча стильләрне дә үзләштердек. "Студентлар язы"нда гел катнашабыз. Ирек исем­ле үзебезнең аспирант егет өйрәтә, - ди Зөһрә.

Тынгысыз, актив Зөһрә Универсиада кебек зур вакыйгадан читтә каламы соң инде? Төркемнәре белән көз көне үк кастингта катнашканнар, язын аларны беренче репетициягә җыйганнар. Тагын сорау алдында калган Зөһрә: волонтер булыргамы, әллә инде биюче буларак аренага чыгаргамы? Үлчәүнең икенче тә­линкәсе авыррак, билгеле - сәнгатькә хыянәт итеп була ди мени...

Беренче репетиция "Мәс­кәү" спорткомплексында үткән. 250 кешедән 120­сен генә сайлап алганнар. Әлбәттә инде, Зөһрә дә шулар арасында. Бер-бер артлы өч костюм алыштырырга туры кил­гән аңа: әкияттәге Шаман, "Мифология"дә Әби булып һәм Шәмдәлләр биюендә.

- Үзәк стадионда, аннары "Казань Арена"да репетицияләргә йөрдек. Алтышар сәгать дәвам итә иде алар! 4 июльдә костюмнар белән биеп карадык - бөтенләй икенче төрле. Костюмнар авыр, җитмәсә, Әби роленә салган гримм күзләремә кереп бетте. Икенче биюгә киенеп өлгерә алмасаң, дип, мине алыштырырга биюче дә сайлап куйганнар, җитмәсә! Ничек инде рольдән баш тартасың?! - дип, янып сөйли Зөһрә. Соңгы көннәрдә биюче­ләргә җан атарга волонтерлар да килә башлаган. Хис-кичерешләрен сорагач, биюче кыз уйга калды:

- Шундый зур вакыйгада катнашырмын дип хыяллана да алмый идем хәт­та. Йөзләгән биюче катнашында барлыкка килгән могҗизаны (тамаша кылучылар нәкъ менә шулай дип атады аны) тудыруда минем дә өлешем булуы күңелгә шулкадәр җылылык өсти!

Биюгә осталык каян килүен сорамый кала алмадым. Бертуган апасы Ми­ләүшәгә дә, Зөһрәгә дә бу сәләт әниләре Рушания ападан күчкән, диләр.

- Колакчында "минем көй" яңгыраса, автобус тукталышында да биеп китә алам. "Ташларгамы әллә?" дигән авыр чаклар да булды, тик бу бит кү­ңел халәте. Һөнәрем дә шул - җанга рәхәтлек бир­гәнгә күрә сайладым мин аны. Кайда эшлисемне әлегә белмим - әмма һичшиксез белгечлегем буенча булачак. Кайбычта атлар үрчетергә телим... - ди ул, хыялларга бирелеп. Үзен рациональ фикерләүче дип санаса да, Зөһрәнең күңелендә хыялларга урын күп. Юк, гел күктә йөзә димәс идем мин аны. Хыялы максатка әйләнеп, теләгәненә һәрвакыт ирешә торганнардан ул!


Зөһрә Лотфуллина, 5 курс студенты, булачак мал табибы.

Спорт төре - мәктәптә спорт белән шөгыль­лән­сә дә, хәзер буш вакыты бары тик биюгә генә кала.

Музыка - күңелгә ятышлысы; татарча ретро җырлар - заманча җырларны үз итми, рус эстрадасына мескен пародия дип саный.

Китап - Нәби Дәүли "Яшәү белән үлем арасында", Аяз Гыйләҗев "Җомга көн кич белән", балачакта иң яраткан әсәре - Галимҗан Ибраһимовның "Алмачуар"ы.

Девиз - "Безне үтермәгән һәрнәрсә безне көчлерәк итә".


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мал табибы булырга җыенган биюче кыз Кайбычта атлар үрчетергә тели