Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Өмет» үзәге хезмәткәрләре – мәктәптә

Надеждино авыл җирлегендә Әниләр көненә багышлап уздырылган бәйрәм чарасына "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре олы яшьтәге хатын-кызларны чакырды.

Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Светлана Нуруллина чыгышында, килгән барлык кунакларны бәйрәм белән котлап, бала тәрбияләүнең никадәр җаваплы, авыр булуын, әмма аналарның авырлыкларга каршы барырга үзләрендә көч, батырлык табып, лаеклы гомер кичерүен, хезмәт урынында да, бала тәрбияләүдә дә уңышларга ирешүен ассызыклады. Аналар үз тәҗрибәләре белән дә уртаклашты, күпчелек фикеренчә, балаларны кечкенәдән үк хезмәткә өйрәтеп үстерергә кирәк. "Балаларга җәза бирергә кирәкме?" дигән сорауга әниләрнең җавабы бертөрле: юк! Балаларга апа-абыйларының, өлкәннәрнең бер-берсенә яхшы мөгамәләсе үрнәк булса, тәрбия нәтиҗәлерәк була. Мәктәп педагоглары һәм укучылар белән берлектә әзерләнгән чыгышларны да гүзәл затлар елмаеп, сокланулы күз яшьләре аша карады. Уеннарда да теләп катнаштылар. Башта сорауларга тиз арада җавап биреп, белемнәрен дәлилләделәр, соңрак җитезлектә сынаштылар: кем тизрәк открытканы җыя, орлыкларны аралый, йомгак җыя... Кунаклар аралашуны кайнар чәйле табын янында дәвам итте. Бәйрәмнән һәркем елмаю һәм күңел җылысын алып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев