Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәмиловлар йортында өч буын киленнәр тату гомер кичерә

Көткәннәр. Киләсемне иртәдән үк көткәннәр. Нәбирә апаның бәлеше дә, әнә, инде пешеп өлгергән.

Өй эченә таралган татлы хуш исе, бусагадан атлап керә-керешкә үк, кызыктырып, борынны кытыклый. Мичтән чыгару бе­лән өстенә ап-ак ашъяулык та каплаган хуҗабикә. Парланып, йомшарсын, тагын да тәмле­рәк булсын, суынып кит­мә­сен өчен шулай эшли ул. Инде иртәнге сәгать сигезгә пешеп тә чыккан әлеге затлы кунак сые. Хәер, төне буена керфек тә какмады бугай Нәбирә апа. Кунак килер алдыннан күздән йокысы да кача бит аның. Табын турында, куеласы сый-нигъ­­мәтләр турында, сөй­ләнәчәк сүзләр хакында уйланып, таң туганы сизелми дә кала. Пешерәсе бәлеш тә җан тынычлыгын ала: уңса ярар иде, төбе көеп кенә китә күр­мәсен инде берүк...

Яратканымны каян бел­гән­нәр диген - әнә шулай бәлеш пешереп көткән­нәр. Бигрәк тә дүрт яшьлек нәни Гүзәл әзерлән­гән кунак килүенә. Күк йөзе төсендәге зәп-зәң­гәр күлмәген киеп куйган әнә. Чәчен дә кат-кат тарады инде, дип көлә дәү әнисе.

- Сез киләсен кичә кичтән үк әйткән идек. Бүген үзе иртүк торды, бәйрәмгә кия торган күлмәген сорап алды. Күрче, нинди матур бит минем кызым! Принцесса булган ич, - дип әтисе Илнур, яратып, Гүзәлнең йомшак чәчен­нән сыйпап куйды.

- Гүзәлебез бик чая безнең, ә абыйсы Инсаф бераз оялчанрак. Анысына алты яшь, - дип сүзгә кушылды әниләре Гөлназ да.

Әнә шулай көткәннәр. Ә килереңне, кайтырыңны көтүчеләр булганда яшәвең дә мәгънәлерәк, тормышың да кызыклырак тоела. Гөлназ үзе дә шулай ди.

- Мәктәптән кайтып керүгә ике әнкәй дә елмаеп каршы ала, хәл-әхвәлләремне сораша. Ул вакытка инде чәй кайнаган, табын корылган була. Эштә нин­ди генә мәшәкатьләр туса да, өйгә кайтуга аларның барысы да онытыла. Исән-имин генә булсыннар берүк. Өебезнең нуры алар. - Гөлназ үзе сөйли, үзе ап-ак яу­лыгын бәйләгән, бәби итәкле күлмәген кигән, диванның бер читендә елмаеп утыручы Фәйрүзә әбидән күзен дә алмый. Яратып, тирән хөрмәт белән карый ул аңа.

- Әнкәй начар ишетә шул. Кычкырыбрак эндәшергә кирәк. Бик яхшы күңелле, игелекле зат ул безнең, - ди Гөлназ.

Фәйрүзә әби әлеге йортта иң өлкәне. Быел апрель аенда 90 яшьлек юбилеен каршы алырга әзер­ләнә. Нәбирә апаның каенанасы ул. Әйе, биредә өч буын килен тату гына гомер кичерә. Фәйрүзә әбигә язмышның шактый катлаулы сынаулары бе­лән күзгә-күз очрашырга туры килә. Сөеп-сөелеп яшәр чагында, Бөек Ватан сугышыннан авыру булып кайткан 45 яшьлек ирен соңгы юлга озата ул. Дүрт улы белән тол кала. Тик язмыш дигәнең Фәйрүзә әбинең сабыр канатларын сынаудан туктамый - чип-чибәр, тип­сә-тимер өзәрдәй улы да, гаиләсен ятим итеп, бакыйлыкка күчә. Нәбирә апа да әнә шулай өч яшьлек улы белән яшь тә җиде айлык кызын кочаклап, каенанасы иңенә башын сала. Кабат тормышка чыгу хакында уйлап та карамый ул. Берьялгызы дүрт улын аякка бастырган, авырлыклар алдында сынмаган, сыгылмаган Фәйрүзә апаны үзенә үрнәк итә.

- Кеше баласы кемгә кадерле соң, кызым? Сабыйларымның башка ир күзенә тилмереп карауларын теләмәдем. - Сорау тулы күзләремә игътибар иттеме, бу хакта үзе сүз башлады Нәбирә апа. - Кабул итәр идеме әле ул ир дигәнең балаларымны... Шунысын да уйладым. Ходайга мең шөкер, икесе дә тәртипле, эш сөючән булып үсте. Йөземә кызыллык китермәделәр. Илнурымның да кулыннан бар эш килә. Хәрби сафларга алынгач, Чечняда хезмәт итәргә туры килә аңа. Инде менә оныклар сөеп куанабыз хәзер. Гөлназыбызга килен дип дәшкән дә юк. Кызыбыз кебек якын ул безгә, бик яратабыз үзен. Кич барыбыз бергә табын артына җыелабыз. Иии матур да соң ул кичләр! Дөнья вакыйгаларын сөй­ләшәбез. Көн дә камыр ризыгы пешерергә тырышам. Өйдә таба исе чыкса, кү­ңел­ле бит. - Шундый рә­хәт, тәмле итеп сөйли Нә­бирә апа, йөзендәге вак-вак җыерчыкларга кадәр елмая шикелле. Балалары исән-сау булып, янында оныклары йөгерешеп йөр­сә ана өчен иң зур бәхет шулдыр, мөгаен.

Гөлназ үзе Кошман авылыннан. Туган авылы мәктәбендә педагог-оештыручы булып эшләгәндә таныша ул булачак гомер юлдашы - Илнур белән. Елдан артык очрашып йөриләр дә гөрләтеп туй ясыйлар һәм Шуширмә авылында Җәмиловлар гаиләсе барлыкка килә. Мәхәббәт җимешләре Инсаф белән Гүзәл үсеп ки­лә. Инсаф туган елны төп нигездә яңа йорт җиткерә яшьләр. Гөлназ бүгенге көндә Шуширмә мәктәбен җитәкли, Илнур район газ участогында хезмәт куя.

Акрын гына тормыш үз көенә ага да ага. Бәрә­кәтле, имин көннәргә бай булсын ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җәмиловлар йортында өч буын киленнәр тату гомер кичерә