Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәлки авылында ремонттан соң “Чулпан” балалар бакчасы ачылды

Мәлки авылы халкы өчен бүгенге көн икеләтә бәйрәм: беренчедән Республика көне, икенчедән "Чулпан" балалар бакчасы ачылды.

1961 елда ук җитәкче Иван Аржанухин тырышлыгы белән төзелгән балалар бакчасы инде күптән ремонт күрмәгән. Шуңа да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин илле еллык тарихы булган бу бакчаны төзекләндерүдә ярдәм сорап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә, республика бюджетыннан җиде миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. Төзүчеләр вәгъдәләрендә торды: балалар бакчасын 1 сентябрьгә өлгертергә сүз бирделәр һәм эшне май урталарында башлап, аны Республика көненә өлгерттеләр. Узган ел Мәлкидә "Авыл клублары" программасы нигезендә күпфункцияле клуб төзелгән иде.

Муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин мәлкилеләрне бәйрәмнәр белән котлап болай диде:

--Мәлки төбәгендә эшчән, уңган-булган халык яши, монда балалар да күп туа. Иске балалар бакчасы бүгенге заман шартларына туры килми иде инде. Аны шулай матур итеп яңарткан төзүчеләргә тирән рәхмәтемне белдерәм. "Чулпан"да һәрчак балаларның шат авазы яңгырасын. Балалар күп туса, яңасын да өлгертербез әле.

Балалар бакчасы мөдире Надежда Губеева ремонт вакытында ярдәм иткән "Гөбенә" агрофирмасы директоры Юрий Осиповка, авыл җирлеге башлыгы Артем Козловка, шәхси эшмәкәрләргә, әти-әниләргә тирән рәхмәтен белдерде.

Кызыл тасма киселгәннән соң, барысы да эчкә узды. Анда уен, йокы, аш бүлмәләре хәзер танымаслык булып үзгәргән, идәннәрдә йомшак келәмнәр, санузел эшли, идәннәр җылытылган. Мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров та аның санитар таләпләргә туры китерелеп төзекләндерелүен әйтте. Ата-аналар исеменнән чыгыш ясаган Лариса Камышева җитәкчелеккә рәхмәтле булуын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәлки авылында ремонттан соң “Чулпан” балалар бакчасы ачылды