Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәлкидә үзәк ишекләре көн дә ачык

Мәлкидәге җәмәгать үзәге "Авыл клублары" республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында районда төзелгән беренче үзәк. Аның файдалануга тапшырылуына бер елдан артык вакыт үтте. Ул ничек эшли соң?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеокиңәшмәләрнең берсендә: "Зур чыгымнар тотып, авылларда күпфункцияле клублар төзибез, ләкин кайберләрендә халык өчен бернинди дә чаралар оештырылмый, буш тора", - дип клублар эшчәнлегеннән канәгатьсезлеген белдергән иде. Мәлкидә хәлләр ничегрәк тора соң? Шуны ачыклау максаты белән без район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов белән кичен Мәлкигә юл тоттык.

Без барганда биредә спорт залы бал корты оясы кебек гөжләп тора иде. Уннан артык малай келәмдә милли көрәш алымнарын үзләштерә, берничә кыз бадминтон, өстәл теннисы уйный, малайлар ике җирдә шахматта көч сынаша. Авыл яшьләре бильярд өстәле янында кайнаша.

- Әлеге үзәк төзелгәннән бирле атнаның һәр көнендә план нигезендә төрле чаралар үткәрәбез. Әйтик, сишәмбе, чәр­шәмбе, җомгада - спорт- сәламәтләндерү көннәре. Милли көрәш секциясен авыл җирлеге башлыгы Артем Козлов, өстәл теннисы, бадминтон секцияләрен Мәлки төп мәктәбенең физкультура укытучысы Александр Галкин алып бара. Бәла-казаларны булдырмас өчен, секциягә килгән укучыларга инструктаж үткәреп, кул куйдырып барам. Егетләр арасында бильярд ярышлары да үткәрәбез. Калган көннәрдә мин "Балдырган" керәшен балалар фольклор ансамбле, өлкән яшьтәге апаларның "Яшь йөрәкләр" фольклор ансамбле белән шөгыльләнәм. Алар төрле бәйрәмнәрдә халык алдында чыгыш ясый. Элеккеге керәшен җырларын, гореф-гадәтләрне әбиләрдән сорашып өйрәнәбез. Мәктәп белән бергә "Көзге бал" оештырдык. Авыл яшьләре бильярд, шахмат, өстәл теннисы уйный. Кыскасы, һәркем үз күңеленә ошаган шөгыль таба ала. Шимбә көнне дискотека оештырабыз, бирегә тирә- күрше авыллардан, кайвакыт Олы Кайбычтан да яшьләр килә. Казаннан концертлар килсә, тирә- күрше авылларга да белдерүләр куям, халык мондый чараларга бик теләп йөри. Шунсын әйтергә кирәк, үзәк ачылгач, спиртлы эчемлекләр эчеп, тәртип бозып йөрүчеләр кимеде, - ди клуб мөдире Александр Бичарин.

- Һөнәрем буенча физкультура укытучысы булгач, миңа балалар белән эшләү ошый. Менә 22 ел дәвамында егетләрне милли көрәш серләренә өйрәтәм. Мәгълүм булганча, район Сабан туйларында безнең төбәк егетләре Алексей, Николай, Павел Горшковлар, Артур Козлов, Алексей Бичариннар мәйдан тота. Димәк, тырышлык бушка китми. Хәзерге вакытта милли көрәш секциясенә беренче-җиденче класслардан унбиш укучы йөри. Араларында сәләтлеләре дә бар. Шулай булгач, Мәлки төбәге киләчәктә дә үзен күрсәтәчәк әле, - дип, алдагы планнары белән уртаклашты Артем Козлов.

- Әйе, милли көрәш буенча сәләтле малайлар бар. Әйтик, Александр Бичарин, Александр, Никита Маланьевлар, Евгений Рябчиков, Марсель Гурьянов район күләмендә үткән ярышларда да даими катнаша, - дип сүзгә кушылды Мәлки төп мәктәбенең физкультура укытучысы Александр Галкин.

- Мәлки егет- кызлары безнең таяныч. Алар белән шөгыльләнүче тренерларга рәхмәтем зур. Чөнки спортның кайсы төре буенча зона, республика ярышлары үтмәсен, район җыелма командасының төп өлешен алар тәшкил итә. Кызлар бадминтонда да уйный. Алар белән зона, республика ярышларында да катнашырга өлгердек инде. Осталык өйрәнә- өйрәнә килә диләр бит, спортчыларның яулыйсы үрләре алда әле, - диде Юрий Михайлов эшчәнлекләренә югары бәя биреп.

Мәлкидәге җәмәгатьчелек үзәге халыкны үзенә тартып тора, ышанмасагыз үзегез килеп карасыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәлкидә үзәк ишекләре көн дә ачык