Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәлкидәге ветеран йорты

Узган атнаның пәнҗешәмбесендә Мәлки авылында ветеран йорты файдалануга тапшырылды. Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Александрович белән Мария Васильевна Александровлар яңа йортларына шатланып туя алмый.

Ярты Европаны диярлек узган Николай Александрович безне көр күңелле, шаян телле булуы белән сокландырды. Яңа йорт тө­зелеше вакытында тө­зүчеләр яныннан китмә­гән дә диярлек, ә төзелеш, аз да түгел, күп тә тү­гел, ярты елдан артык дәвам иткән. "Султан" төзелеш оешмасы прорабы Азат Мөниров әйтеп узганча, ветеран йорты яныннан ерак булмаган урыннан агучы Ырым елгасының ярларыннан ташып, урамнарны басуы эшне шактый тоткарлаган. Ветеран үзе өйнең искесе янында төзелүенә бик шат, яңасының нигезен биегрәк итеп күтәрт­кәннәр. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, ТР Президенты Аппаратының территорияләр бе­лән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Булат Фәхретдинов, ГИСУның әйдәүче белгече Сергей Харьков составындагы комиссия төзелеш сыйфатыннан канәгать. Бө­тен уңайлыклары булган иркен, якты бу йорт - авыл бизәге. Николай Александров - авыл җирлегенең бердәнбер ветераны. Хәзер ул йорт тирә­сен төзекләндерү, гараж төзү, каралты-кураны яңарту уе бе­лән йөри, хыялы - өй кар­шысындагы бакчасын чәчәкләргә күмү. Балалары, оныклары - төп яр­дәм­челәре. Улы гаиләсе белән күршедә генә, кызы да авылда яши, шәһәрдәге балалары да туган нигезгә эзне суытмый. Мария Васильевна иртәрәк вафат булган апасының балаларын да тәрбияләгән, алар да монда еш кайта. Муниципалитет җи­тәкчесе ветеранга бәхетле тормыш теләде, авыл җирлеге башлыгы Артем Козлов кирәк булганда ярдәмнәреннән калдырмаячакларын әйт­те. Николай Александрович оста гармунчы да икән әле, безнең үтенеч бе­лән яраткан җырын да башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәлки Ветеран йорты