Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Онытылмаслык очрашу

Узып баручы елның 20 декабре безнең балачагыбызның иң истәлекле һәм онытылмас көне булып истә калды. Чөнки бу көнне без сыйныфыбыз белән ТР Дәүләт Советында "Парламент дәресе-2011" кысаларында мәктәп укучылары арасында узган республика иҗат эшләре конкурсында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасында катнаштык.

Анда бик дулкынланып, шул ук вакытта горурлык хисләре дә кичереп аяк бастык. "Каушап калмабызмы? Кемнәр килгән икән?" Әнә шундый уйларыбыз безне каршы алучыларны күрүгә юкка чык­ты. Иң элек Дәүләт Советы буенча сәяхәт оештырдылар. Депутатлар утырып эшләгән бүл­мәләрдә булу, алар утырып эшләгән өстәл артында утыру - безне тагын да яңа уңышларга өндә­де, депутат булу теләген тудырды.

Иң югары тәэсирләр парламент музеенда булды. Әлеге музейның эчтәлеге күпкырлы. Стендка куелган материаллардан Дәү­ләт Думасының стенографик отчетлары, Дәүләт Думасының Вакытлы комитеты приказлары, делегатларның мандатлары, төр­ле еллардагы (мә­сәлән 1781 ел) язу кирәк-яраклары сувенирлары, истәлек медальләре һәм башкалар белән таныштык.

ТР Дәүләт Советының китапханәсендә дә булдык. Биредә 150 төрле газета-журнал алына икән. Экскурсиядә күргән һәр нәр­сәне язып бетерәсе дә авыр, шуңа да күбрәк фо­тога төшердек.

Без, ниһаять, конференц-залга, депутатлар һәм республика җитәкчеләре бе­лән очрашуга уздык. Тантана башланганчы җә­мәгать эшлеклесе Разил Вәлиев белән истәлекле фотога да төшеп өлгердек. Әлеге тантанада ТР Дәүләт Советы рәи­се Фәрит Мөхәм­мәт­шин, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, республика парламенты рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская, Татарстанда бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина һәм башкалар катнашты.

Сентябрь аенда Татарстанның барлык мәктәп­ләрендә бала хокукларын яклау темасына парламент дәрес узды. Парламент дәрес кысаларында башлангыч сыйныфта укучылар арасында "Минем хокукларым һәм бурычларым" дигән рәсемнәр бәйгесе, "Минем хокукларым һәм бурычларым" дип исемлән­гән агитация плакатлары конкурсы, "Баланың хокуклары һәм бурычлары. Мин үземне ничек якларга икәнлеген беләм!" ди­гән мәктәп стена газеталары бәйгесе һәм эсселар конкурсы узды. Республика күләмендә 300 дән артык эш конкурска тәкъдим ителәгән, аларның нәтиҗәләре буенча 21 иң яхшы эш сайлап алынган. Әлеге бәйгедә без сыйныф җитәкчебез ярдәме белән "Баланың хокуклары һәм бурычлары. Мин үземне ничек якларга икәнлеген беләм!" дигән стена газетасы чыгардык һәм әлеге номинациядә республика күлә­мендә II урынны яуладык. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы дипломы белән бүләкләндек һәм "Медиа-Маркт" электроника кибетенә 3000 сумлык сертификат бирелде. Әлеге дипломга ТР Дәү­ләт Советы рәисе Фәрит Мө­хәммәтшин үзе кул куйган. Аны безгә Татарстанда бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл ханым Удачина тапшырды.

Тантананың өченче өле­ше безнең өчен махсус әзерләнгән чәй табыны янында узды. Дәүләт Советында дүрт сәгатьтән артык булдык.Үзебезгә яңа көч алып, якты һәм искиткеч матур уйлар бе­лән без кайтыр юлга кузгалдык.

Безне бу җиңүгә әзер­лә­гән сыйныф җитәкчебез Розалия Зөфәр кызы Садриевага безнең бе­лән тагын да яңа уңышларга ирешүен теләп калабыз. Район җитәкчеләребез дә еш кабатлый торган "Иң яхшысы - балаларга" дигән тезисның иң актуаль икәнлеген без үзебезнең бер көнлек сәя­хәтебездә дә ачык күр­дек. Әлеге чара безгә үк хокукларыбызны белергә һәм алардан файдаланырга кирәклеген тагын бер кат искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев