Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсия фондының Кайбыч бүлеге Дәүләт финанславы программасына керергә теләүчеләрне 17 сентябрьгә кадәр көтә

Пенсияне дәүләт финанславы программасы хакында газета укучыларыбыз хәбәрдар, чөнки бу программа инде 2008 елдан бирле эшли. Россия Пенсия фондының Кайбычтагы бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Зиннуровадан булачак пенсияне арттыру мөмкинлеге турында сөйләвен үтендек.

- Күпләр программага кушылды, кертемнәрен икеләтә арттырып, бер тапкыр бирелүче акчаны да алдылар. Район буенча мондый түләүләрнең суммасы 5 миллионга җитте. Әмма безне борчыганы - программага керергә гариза бирүчеләр белән кертемнәрне түләүчеләр саны арасындагы аерма. Мәсәлән, 631 кеше гариза биргән, әмма 172 кеше генә кертемнәрне түләгән. Димәк, дәүләт ярдәме кертемнәрне түләүчеләргә генә булачак. Гариза бирүчеләр ел ахырына кадәр ике мең сумнан да ким булмаган кертемне түләсә, киләсе елга аның күләме ике тапкыр артачак дигән сүз.

- Дәүләт финанславыннан файдаланырга теләүчеләр үз хәлен ничек җиңеләйтә ала соң?

- Программа 2018 елга кадәр гамәлгә ашырылуына карамастан, гариза бирү вакыты чикләнгән шул. 2013 елның 17 сентябре - программага керү һәм кертемнәрне түләү турында гаризаны тапшыру өчен соңгы көн. Гариза язып та, кертемнәрен түләмәүчеләр дә 17 сентябрьгә кадәр моны эшләргә тиеш. Шушы көннәрдә булачак пенсияне арттыру өчен дәүләт финанславы программасына кушылырга мөмкин. Гаризаны Пенсия фондының Кайбычтагы бүлегенә китерергә, эш бирүче аша яки Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (www.gosuslugi.ru) электрон юл белән калдырырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев