Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Президент киңәшмәсендә

Узган шимбәдә ТР Министрлар Кабинетында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов министрлыклар, ведомстволар, районнар җитәкчелеге катнашында видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде.

Анда сүз торак йортларны файдалануга тапшыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарына торак тө­зү, "Авыл клублары" программасы үтәлеше хакында барды. ТР төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, республикабызның Әгерҗе, Апас, Буа, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Пит­рәч, Балык Бистәсе, Тә­теш, Тукай районнары торак йортларны файдалануга тапшыруның еллык планын тулысынча үтәгән. Аксубай, Алексеевск, Балтач, Кайбыч, Нурлат һәм Саба районнарында план үтә­леше 90 проценттан артык, тагын 17 районда план 80 проценттан артык үтәл­гән.

Ветераннарның торак шартларын яхшырту буенча федераль программа нигезендә республикада 798 ветеран өчен 144 торак йорт (Кайбычта - өч) төзелә. Ирек Фәй­зуллин әйтүенчә, аз катлы, шул исәптән шәхси 11 мең 150 торак төзелә.

Министр шулай ук "Авыл клублары" республика программасы үтәлешенә дә тукталды. 20 октябрьгә республика буенча төзелүче 46 мәдәният һәм күп функцияле үзәкләрнең 40ында төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгән, 31 объект файдалануга тапшырылгын. 4 объектта тө­зелеш-монтаж эшләре төгәлләнеп килә, территориясе төзекләндерелә. Бу биналар октябрь ахырында файдалануга тапшырылырга тиеш.

Видеоконференция барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа гына район башлыклары булып сайланган Марсель Шәйдуллин (Азнакай районы), Рөстәм Нуриев (Ютазы районы), Игорь Приваловны (Менделеев районы) яңа вазифага сайланулары, ә Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинны туган көне белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР Министрлар Кабинетында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов

2
X