Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Проблемаларны бергәләп хәл итү зарур

Районыбыз авыл җирлекләрендә отчет җыелышлары дәвам итә. 24 гыйнварда ул Кече Мәме авыл җирлегендә үтте.

Җыелышны авыл җирлеге башлыгы Юрий Самарский 2011 елда башкарылган эшләре турында отчет доклады белән башлады. Кече Мәме авыл җирлеген Кече Мә­ме, Имәнле Бортас, Малалла авыллары, Яңа Питрәки поселогы берләштерә. Биредә барлыгы 603 кеше яши. Авыл җирлегендә урта мәктәп, аның составында балалар бакчасы, ике фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, клубы, китапханә, саклык кассасы, почта бүлеге, дүрт кибет халыкка хезмәт итә. Авыл халкы нигездә мал-туар асрый, яшелчәләр үстерә. "Үзмәшгульлек" программасы буенча 26 кеше терлекләр алып, үз эшен башлаган. Шулар хисабына авыл җирлегендә мөгезле эре терлекләр саны арткан. Шәх­си яр­дәмче хуҗалыгын үсте­рүгә юнәлдерелгән программа нигезендә ун ке­ше кредит алган, абзарларын яңарткан, мал, техника сатып алган.

Гаилә бюджетын тулыландырырга авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярдәм итә. Халыктан сөт җыю белән Альберт Биктаһиров шөгыльләнә. Узган елда ул барлыгы 141572 килограмм сөт җыйган, халык белән вакытында исәп- хисап ясаган. Шулай ук, авыл халкы 6 миллион 759 мең 723 сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе саткан.

Бортас авылының Такташ урамыннан кала, җир­лектәге барлык йортларга да газ кергән. Бу урамга якын киләчәктә газ кертелер дигән ышаныч бар, аның проекты әзер. Күп­ләрнең өендә телефон бар, дөнья пәрәвезе - интернеттан да файдаланалар.

Юрий Семенович үз чыгышында халыкны су бе­лән тәэмин итү, юллар тө­зү проблемаларына да тукталды. Кече Мәме авылында суүткәргеч бөтен­ләй юк, халык үз участокларында кое казый, килә­чәктә биредә дә суүткәргеч төзелер, дип өметлә­нә­ләр. Кече Мәме авылының Староозерское урамында 950 метр озынлыкта юлга вак таш җәй­гәннәр, Новоозерское ура­­мына, Малалла авылына кадәр юл төзергә кирәк. Авыл җирлегендә план-бюджет, җир, социаль мә­сьәләләр, төзекләндерү буенча даими комиссияләр эшли.

Җыелыш барышында Ке­че Мәме, Имәнле Бортас авыллары фельдшер-аку­­шерлык пунктлары мөдирләре Мәүлия Туралева, Люция Сабирҗанова үзләре башкарган эшләре буенча отчет бирделәр. Кече Мәме фельдшер-акушерлык пункты өч авылга - Кече Мәме, Малалла авылларындагы, Яңа Пәтрики поселогындагы 418, Бортас авылы фельдшер-акушерлык пункты 163 кешегә медицина хезмәте күрсә­тә. Халык алар эшеннән канәгать. Әмма Кече Мә­ме авылы фельдшер-акушерлык пунктының салкын булуы медикка, авыруларга өстәмә кыенлыклар тудыра.

Мәдәният йорты, авыл клубы мөдирләре Валентина Охотникова, Гөлшат Галимованың халыкка мә­дәният хезмәте күрсә­тү­дәге эшчәнлегенә дә дәгъва белдерүчеләр булмады. Кече Мәме мә­дә­ният йортының, китапха­нә­сенең идәннәрен алыштыру, "Палан" фоль­клор ансамбленә сәхнә кием­нә­ре тектерү, Бортас авыл клубы мөдире мә­дәният өлкәсендә эшләүче яшь белгечләрнең белемен күтәрү буенча курслар оештыру кирәклегенә басым ясалды.

Авыл җирлегенең участок уполномоченные, полициянең өлкән лейтенанты Альберт Шәфиев чыгышыннан күренгәнчә, җирлектә өч җинаять кылынган, халыктан кергән 86 мөрәҗәгать каралган, төрле хокук бозуларга 57 беркетмә төзелгән, өйдән спиртлы эчемлек сатуның бер очрагы ачыкланган.

Отчет җыелышында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров, ТР Финанс министр­лыгының казначылык департаментының Кайбыч районы җирле бүлеге начальнигы Гөлнур Гатиятуллина катнашты.

Рифкать Нуруллович Бор­тас авылындагы ялгыз карт-карчыкларга социаль хезмәткәр билгелән­мәвенә борчылуын әйтте. Дүрт йөзгә якын кешесе булган Кече Мә­медә терлекчелек тармагының бетерелүенә ризасызлык белдерүчеләр дә булды. Кайберәүләр Юга­ры Ослан районының Кор­гуза авылына барып эш­ләргә мәҗбүр.

- Теләгән кешегә эш та­бар­га була, хәзер хөкүмәт үз эшен ачарга теләгән кешеләргә үзмәшгульлек, гаилә фермасы программалары нигезендә акчалата ярдәм күрсәтә. Районда уңышлы эшли башлаган гаилә фермалары, бу эшне башларга теләк белдерүчеләр бар. Теләгегез булса, рәхим итегез, - диде Рифкать Нуруллович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече Мәме авыл җирлеге

2
X