Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Профсоюзлар кайгыртучанлыгын тоеп

28 октябрьдә район Советы бинасының утырышлар залында ТР Профсоюзлар федерациясе вәкилләре район администрациясе, профсоюз активы, оешма, учреждение, предприятие, хуҗалыкларның кадрлар, хезмәтне саклау буенча белгечләре, юристлар катнашында семинар- киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәне алып барган район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров килгән кунаклар белән таныштырганнан соң, сүзне ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Владимир Кондратовка бирде. Ул үз чыгышында республикада федерация тарафыннан алып барылган эш­ләр, хезмәткәрләр, эшчеләр мәнфәгатьләрен яклаудагы эшчән­лек белән таныштырды. Аның чыгышыннан күренгәнчә, хезмәт хаклары түбән булуы сәбәпле, Татарстандагы барлык халыкның 8 проценттан артыгының тормыш дәрәҗәсе түбән.

Профсоюзлар федерациясенең бүлек начальнигы урынбасары, хезмәтнең хокук инспекторы Гүзәл Мингалиева төрле оешмаларга эшкә урнашкан вакытта тапшырылырга тиешле документлар, кадрлар бүлегендә документацияне дөрес тутыру хакында сөйләде. Ул шулай ук эш сәгатьләреннән соң, ял, бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен хезмәткә түләү тәртибен аңлатты. Бүлек начальнигы урынбасары, хезмәтнең техник инспекторы Николай Клевачев чыгышыннан күренгәнчә, профсоюзлар хезмәтне саклауга зур әһәмият бирә. Аның сүзләренә караганда, дөньяда ел саен ике миллион кеше производствода вафат була. Татарстанда агымдагы елның тугыз аенда 178 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Николай Васильевич хезмәт урыннарында бәхетсезлеккә очраган хезмәткәрләргә законда каралганча түләү тәртибе турында да сөйләде. Социаль партнерлык бүлегенең әйдәүче белгече Анастасия Ерохина пенсия законнары нигезләре, профсоюзларның эшчеләрнең пенсиягә хокукларын яклавы турында чыгыш ясады. Ул үз чыгышында пенсиянең ничек исәпләнүе, пенсия билгеләүдә ташламалар, хезмәт ветераны исеме бирү турындагы закон маддәләре белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев