Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлау сүзләре

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Халыкара өлкәннәр көне уңаеннар котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:

"Хөрмәтле ветераннар!

Бәйрәм уңаеннан сезгә иң җылы һәм ихлас котлауларымны җиткерәм! Әлеге бәйрәм аша без әби-бабаларыбызга, тыйнак һәм фидакарь хезмәт ияләренә ихтирам һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Сез киләчәк буыннарның тынычлыгын кайгыртып, күпмилләтле Ватаныбызның иминлеге һәм чәчәк атуы хакына күп еллар буена армый-талмый хезмәт иттегез, авыр тормыш юлы уздыгыз, сугыш елларының кыенлыкларын үз иңнәрегездә татыдыгыз. Күбегез әлегәчә эшләвен дәвам итә, иҗтимагый тормышта актив катнаша, яшьләрне өлкән буыннар үрнәгендә тәрбияләүгә лаеклы өлеш кертә. Авыр чакларда, киңәш һәм таяныч эзләп, без нәкъ менә сезгә - зирәк һәм тәҗрибәле буынга мөрәҗәгать итәбез.

Кадерле ветераннар! Барыгызга да - лаеклы ялга чыкканнарга да, хезмәтен дәвам итүчеләргә дә - нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, җан тынычлыгы, якын кешеләрнең мәхәббәтен һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телим!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Халыкара өлкәннәр көне уңаеннар котлау сүзләре

2
X