Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Редакция коллективы югалган килограммнарның эзенә төшмәкче

Май аенда ук игълан ителгән яфраказык җыю кампаниясе төгәлләнде. Райондагы оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре хезмәткәрләре тарафыннан яшь терлекләргә 3 мең 154 центнер күләмендә яхшы сыйфатлы витаминга бай азык җыелды. Бу - планның 56 проценты.

«Эшлекле дүшәмбе» ки­ңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Илдус Гайнуллин планны үтә­гән һәм үти алмаган оешмаларны атап узды. "Кайбыч таңнары" газетасы редакция­се коллективы - соңгылары арасында. Хезмәттәшләремә яфраказык планын үтәмәвебез турында әйткәч, борчылулары йөз­ләренә чыкты. Моның шу­лай булуы аң­лашыла да, чөнки без шу­шы ике ай эчендә үзебезгә беркетелгән хуҗалыкка яхшы сыйфатлы себеркеләр бәй­ләүне максат итеп кую белән бер­рәттән, газетабызның һәр санында диярлек моның кирәкле эш, хуҗалыкларга зур яр­дәм булуы турында яздык. Яфраказык кыш буе складта эленеп торганнан соң аны чыгарып түгәләр, бозаулар улагына барып җитми икән, дигән сүзләр йөри башлагач, белгеч­ләр, савымчылар белән очрашып, алар фикерен газета укучыларыбызга да җиткердек. Без, журналистлар, фермаларда еш булабыз, һәм моның шулай түгел икәнлеген үз күз­лә­ребез белән күреп кайтабыз. Ташласалар да, начар сыйфатлысындыр. Ә без һәр елдагыча гел яшь юкә себеркеләре генә бәй­ләдек. Склад мө­дир­ләре аларны, таләп­ләргә туры китереп бәй­ләгәнсез, дип кабул итеп алды. Алдан ук сыйфатлы итеп эшләүне максат итеп куйган идек шул. Шәхси вакытыбыз белән исәп­ләш­мичә, коллективыбыз белән эш сә­гатьлә­реннән соң, шимбә саен урманга юл тоттык. Шулай да аңлашылмый, без ник план үтә­­­мәүче­ләр арасында соң? Яфраказык җыю кампаниясе игълан ителгәч, эш күлә­ме­нә түгел, ә сыйфатка игътибар итәчәкләрен бел­­дергәннәр иде. Әм­ма киресенчә килеп чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Редакция коллективы югалган килограммнарның эзенә төшмәкче