Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәхмәт сиңа, халкым!

Миңа кызымны шундый зур бүләк итеп биргәне өчен Ходаема рәхмәтлемен! Әни булуның нинди зур бәхет икәнен мин нарасыемны беренче тапкыр кулыма алгач кына аңладым.

Амалиям тугач та бер айга якын без 1 нче балалар шифаханәсендә дәваландык, кызым анда яшәү өчен көрәште. Зур Урсакка кайткач бер айдан артык балакаем, төннәрен йоклый алмыйча, елап үт­кәрде. Ул авыр минутларны без Амалиянең дәү әтисе Расых, дәү әнисе Асия, киленебез Лилия, абыем Наил, энем Рәнис белән бергә үттек. Сабыр канатларыбызны Аллаһы Тәгаләм саклап калды ул чакта! Аннары инде сәла­мәт яшәү өчен көрәшергә тотындык, шакымаган ишек, бармаган табиб калмады, үземнең сорауларым белән кайбер табибларны ялкытып та бетердем. Аллага шөкер, дәвалануларыбыз файдага, балакаемның сәламәтлеге һәр көнне ныгый бара.

Шушы авыр, күп көч таләп иткән олы юлыбызны үткәндә ярдәм кулы сузучы барлык туганнарыбызга, авылдашларыма, райондашларыма рәхмәтлемен. Зур рәхмәтләребезне хәйрия эшен башлап җибәргән «Кайбыч таңнары» редакциясе коллективына, аеруча анда эшләүче Луиза апа Сөнгатуллинага, социаль челтәрдәге төркемнәрдә Амалия турындагы язмаларны урнаштыручы Марселя Нәҗиевага, мәгариф өлкә­сендә баш хисапчы булып эшләүче Миләүшә апа Газизовага, кадерле һәм газиз әти-әниләремә белдерәсем килә. Минем баламны үзенеке кебек якын күреп, аның өчен борчылып, ярдәм итү теләге белән янып яшәгәнегез өчен рәхмәт сезгә! Шушы авыр, күп көч таләп иткән юлыбызны үткәндә ярдәм кулы сузучы барлык туганнарыбызга, Кайбыч районы мәчетләре картларына, имамнарына, авылдашларыма, райондашларыма рәхмәтләр яусын!

Резидә Галиева

Амалияне Германиядә дәвалауга акчалата ярдәм итү­челәр: Мәлкидән Владимир Моряков - 3000 мең сум, "Гөбенә" агрофирмасы бухгалтериясе, белгечләре - 2600 сум, Кошманнан Марат Садриев - 2000 сум, Кайбыч почта элемтәсе коллективы - 1550 сум, Олы Кайбычтан Ленар Закиров, Мәлкидән Роза Гаврилова, Кече Кайбычтан Азат Хафизов, Кошманнан Радик Хәйруллин - 1000әр сум, Шушир­мәдән Мәхмүт Хавиев, Фә­гыйль Насыйров, Федоровскоедан Наил Гаязетдинов, Бәрлебашы урманчылыгыннан Хәмзә Сибгатуллин, Бәрлебашыннан Чулпан Абдрахманова, Кече Кайбычтан Фоат Хафизов, Мөрәледән Мансур Хисамиев, Чүтидән Фәнис Шә­рәфетдинов, Олы Кайбычтан Зәкия Зиннәтуллина - 500 әр сум, Илдус Шакиров, Иске Чәч­кабтан Рева Алкин - 200әр сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рәхмәт