Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ришвәт сорасалар, кая шалтыратырга?

Берләшкән Милләтләр генераль ассамблеясы тарафыннан 9 декабрь Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне дип игълан ителде. Ришвәт сорасалар, нишләргә кирәк соң?

Галина ДЕМЕНТЬЕВА, лаеклы ялда, Ульянково:

Ришвәтчелекнең нәрсә аңлатуын яхшы беләм, чөнки бу хакта телевизордан еш сөйлиләр. Алыш-биреш белән һич кенә дә килешә алмыйм. Без гаиләдә биш бала үстек, бай яшәмәдек, безне чит кеше әйберен алуның яман гадәт булуына төшендереп үстерделәр. Совет чорында бөтен кеше дә бер төрле яшәде, мондый ямьсез күренеш турында ишеткәнебез дә булмады. Үземнең ришвәт биргәнем юк.

Рафаэль ИЛАЛОВ, күчемсез милек, җир участокларын, транспорт чараларын бәяләү белән шөгыльләнүче белгеч: Ришвәт таләп итсәләр, нишләргә кирәклеген яхшы беләм. Андый очракларга эләккәнем юк, үземнең дә берәүгә дә ришвәт тәкъдим иткәнем булмады. Ришвәтчелек илнең абруен төшерә, моның өчен бездә җәза да йомшаграк.

Галина ТУРОВА, Зур Подберезьедагы врач амбулаториясе шәфкать туташы:

Минем дә тормышта ришвәтчелек белән очрашканым юк. Ришвәт алганым да, биргәнем дә булмады.Ә нигә кемнедер бүләкләргә? Социаль яклау бүлегеннән белешмә кирәк булса, аны миңа болай да бирәләр. Кемгәдер ришвәт бирүне мин түбәнлек дип саныйм. Ришвәт сорасалар, полициягә шалтыратырга кирәк, әмма телефон номерлары истә калмаган. Аны район газетасыннан табарга була.


Телефоннар: ЯШЕЛ ҮЗӘНДӘ -4-23-86, Казандагы аноним ышаныч телефоны- 231-45-45, Кайбыч район прокуратурасы- 2-10-63, 2-10-64, район эчке эшләр бүлеге- 2-11-40, 2-11-41, ришвәтчелеккә каршы тору буенча комиссия- 2-11-04, 2-12-32. Район үзәк сырхауханәсе, җәмәгатьчелек үзәге фоийесында "ышаныч тартмалары" куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев