Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ришвәтчелеккә каршы тору буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды

Ришвәтчелеккә каршы тору буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында билгеләнгәнчә, агымдагы елның 1 апреленә кадәр муниципаль хезмәткәрләрөчен киңәшмә уздыру күздә тотыла.

Ул урындагы затларның ришвәтчелеккә бәйле хокук тәртибен бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән закон таләпләре буенча белемнәрен арттыру максатында үткәрелә. Ан­да муниципаль хез­мәткәрләр, аларның тормыш иптәшләре, балигъ булмаган яшьтәге балаларының керемнәре, чыгымнары, милке, милек характерындагы йөкләмәләре турындагы мәгълүматларны сайтка вакытында урнаштыру хакында сөйләшү булачак.

Авыл җирлекләре башлыкларына интернет челтәрендә авыл җирлеге сайтына муниципаль берәмлек эшчәнлеге турында яңалыкларны үзвакытында куеп бару бурычы йөкләнде. Моны "Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматлар белән тәэмин итү турында"гы федераль закон да таләп итә.Җирлекнең рәсми сайтына муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре, милке һәм милек характерындагы йөклә­мә­ләре турында да хәбәр булырга тиеш. Район прокуроры Руслан Заһретдинов узган ел ришвәтчелеккә каршы тору буенча законнар үтәлешенә прокурор күзәтүе турында сөйләгәндә моңа аерым басым ясады. Тикшерүкүрсәткәнчә, 14 авыл җирлегендә муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре турындагы мәгълүмат 2013 елның 15 маеннан соң гына авыл җирлегенең рәс­ми сайтына куелган, өчесе бө­тенләй урнаштырмаган. Аларга карата чаралар күрел­гән. Район башлыгы Альберт Рәх­мәтуллин авыл җирлекләре башлыкларына бу мәсьәләгәҗитди карау бурычын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ришвәтчелеккә каршы тору буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды