Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия полициясе көне котлы булсын!

Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин "Кайбыч" полиция бүлекчәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлый. Тәбрикләүдә болай диелә:

"Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары! Сезне хокук тәртибен сакчыларның һөнәри бәй­рәме - Россия полициясе көне белән ихлас күңелдән котлыйм! Төрле чорларда төрлечә исемләнсә дә, Россия полициясе, шул исәптән "Кайбыч" полиция бүлекчәсе дә җәмәгатьчелек хокук тәртибен саклау буенча нәтиҗәле эш алып бара. Һәр авыл җирлегендә полициянең участок уполномоченныйларының эшләве шәхси состав һәм халык арасындагы элемтәләрнең ныгый баруына китерә. Гражданнарның үз полициясенә ышанычы арта бара. Боларның бөтенесе дә районыбызда хокук бозуларның, тәртипсезлекнең кимүенә китерә. Сезне муниципаль район Советы, баш­карма комитет, шәхсән үз исемемнән һәнәри бәйрәмегез белән тәбриклим һәм ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, җаваплы хезмәтегездә уңышлар телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайбыч” полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре