Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сабыйлар гына аз туа...

Һәр авыл җирлегенең, зурмы ул, кечкенәме, үз мәшәкатьләре, шатлык-борчулары бар. 21 гыйнварда Иске Тәрбит авылы клубында узган җыелышта да төрле мәсьәләләр күтәрелде. Бу көнне биредә авыл җирлегенең еллык отчет җыелышы узды. Мондый җыелышлар барлык авыл җирлекләрендә дә үтәчәк.

Муниципаль район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев катнашында узган бу җыелышта авыл тормышын тагын да җанландыру, аны үстерү буенча зур сөй­ләшү булды. Авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев чыгышыннан күренгәнчә, Иске Тәрбит, Соравыл, Камыллы авылларында яшәүчеләр тырыш хезмәт белән яши. 2012 елда шәхси ху­җалыкларыннан 2 миллион 504 мең 899 сумлык сөт, 3 миллион 775 мең сумлык ит, 176 мең 500 сумлык бәрәңге тапшырганнар. Быел Иске Тәрбитнең бер урамына юл салу планлаштырыла. Шулай ук авылның, зиратларның чисталыгы, урамнарны яктырту мәсьәләләре күтәрелде. Татарстанда игълан ител­гән Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елында бу аеруча мө­һим төсмер ала.

Иске Тәрбит урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Анатолий Васильев чыгышыннан аңлашылганча, мәктәптә хәзерге вакытта 113 бала белем ала. Ул укучыларның бер­дәм дәүләт имтиханнарын һәм республика йомгаклау аттестациясен ничек тапшыруларына тукталды.

Иске Тәрбит фельшер-акушерлык пунк­ты мөдире Галина Медова хәзер яңа бинада эшли. Ул биредә заман таләп­лә­ренә туры килерлек бина төзүләре өчен ТР хөкүмәтенә, район җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. Фельдшер барлыгы 547 кешегә медицина ярдәме күрсә­тә.

Ветераннар Советы рәисе Галина Семенованы авылда өлкәннәргә хөр­мәт зур булуы шатландыра. Ялгыз әби Анна Шамаеваның өен ремонтлауны оештырган өчен район башлыгы Альберт Рәх­мәтуллинга, төзүче­ләргә олы рәхмәтен җиткерде. Ялгызларга билгеләнгән социаль хезмәткәрләрнең үз эшләрен намус белән үтәвенә дә тукталды.

Иске Тәрбит авыл җирлеге участок уполномоченные, полиция капитаны Рамил Гыйбадиев дүрт авыл җирлегенә хезмәт күрсәтә. Ул узган елда биредәге 67 кешегә карата беркетмә төзелүен, ике кешенең эчкечелек аркасында гомере өзелүен искәртте. Шунысы аяныч, эчкечелек белән шөгыльләнүче хатын-кызлар да бар.

"Гөбенә" агрофирмасы директоры урынбасары Фердинант Уткин халыкның җир пайлары буенча һәм башка сорауларына җавап бирде.

Йомгаклау сүзе белән Рәмис Хәялиев чыгыш ясады. Ул җыелышка килүчеләрне район тормышы, андагы матур үзгә­реш­ләр белән таныштырды. Быел Соравыл авылында артык зур булмаган клуб төзеләчәген хәбәр иткәч, халык кул чапты. Әмма узган ел авыл җир­­легендә бер бала да тумаган, шул ук вакытта 22 кеше вафат булган. Сорау туа, һаман шулай дәвам итсә, ул клубларга кемнәр йөрер икән соң?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Тәрбит авылы

2
X