Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Салкын суга күпме түлибез?

Агымдагы елның 1 мартыннан без салкын судан файдаланган өчен дә яңа нормативлар буенча түли башлаячакбыз. Бу нормативларның моңа кадәр нинди күләмдә булуы һәм коммуналь хезмәтләр өчен бәяләрнең күпмегә артуы хакында без башкарма комитетның территориаль үсеш бүлеге начальнигы Ольга Макаровадан белештек.

- Торак-коммуналь хез­мәтләр нормативы һәм бәяләрен без район газетасында бастырып чыгарган идек инде. Шуңа да укучылар аның белән таныштыр дип уйлыйм. Нор­матив куллану төренә карап билгеләнә: урамдагы су колонколарыннан һәм канализациясез су­үт­кәргечле торак йортлардагы су өчен. Беренче төр буенча аена бер кешегә норма - 1,2 куб.м., икенчесенә - 2,5 куб.м., ягъни бер куб.м, өчен тариф - 14 сум 65 тиен. Болардан чыгып, беренче төр буенча салкын су бе­лән тәэмин итү суммасы - 17 сум 58 тиен, икен­чесенә - 36 сум 63 тиен. Суүткәргечле һәм канализацияле, ваннасыз, газ белән тәэмин итүле, ванналы һәм суҗылыткычлар, күп нокталы су алу урыннары булган торак йортлар өчен дә аерым бәяләр билгеләнде.

- Бу нормативлар бездә моңа кадәр кулланыла идеме соң?

- Әлбәттә. Болардан тыш, ишегалдындагы шәхси колонкалардан файдаланган өчен суга 1,5 куб.м. нормативы кулланылды.

- Шулай булгач, хәзер нинди үзгәрешләр күзә­телә соң?

- Нормативлар билгеләнүен билгеләнде, әмма бакчага су сипкән өчен акча җыелмады. Хуҗалыкта салкын су кулланган өчен дә нормативлар кулланылмады.

- Димәк, 1 марттан без­гә тулаем кулланылган су өчен түләргә туры киләчәк.

- Әйе, шулай. Хәзер терлегеңә су эчергән, аңа азык әзерләгән, бакчага су сипкән (майдан сентябрьгә кадәр), мунчада су кулланган өчен дә (9 сум 58 тиен) акча түләргә туры киләчәк. Куллануның бу төрләре буенча республиканың барлык районнарында да бер­дәм нормативлар расланды. Сыер белән бозауның, сарыкларның бертигез дәрәҗәдә су эчмәве билгеле. Тавыклар, каз, үр­дәкләр дә исәпкә алыначак. Бер сүз белән әйткәндә, куллану төренә карап түләячәкбез.

- Укучыларыбызга аң­ла­ешлырак булсын өчен, дүрт кешелек гаиләнең ничек түләргә тиешлеген исәпләп карыйк әле.

- Әйдәгез, без суүткәргечле һәм канализацияле, ваннасыз, мунчалы, бер сутый яшелчә бакчасы, сыеры, бозавы, ун сарыгы, ун тавыгы булган гаиләне алыйк. Дүрт кешелек бу гаиләгә елына 3614 сум акча түләргә ту­ры киләчәк. Салкын суга түләү суммасы өйдә яшәүчеләр саныннан, салкын суга бу төбәктә билге­ләнгән нормативлардан, салкын суга тарифлардан (бездә суның бер кубометры өчен - 14 сум 65 тиен) чыгып исәпләнә.

- Каты көнкүреш калдыклары һәм газ белән тәэмин итү тарифлары турында да әйтеп узсагыз иде.

- Каты көнкүреш калдыклары түгү тарифлары 2013 елның 1 июленнән 15 процентка арта һәм аена бер кешегә 12 сум 30 тиен тәшкил итәчәк. Газга бәя халык өчен 2013 елның 1 июленә ка­дәр узган елгы кебек кала, аннан соң тарифлар 15 процентка - 4 сум 61 тиенгә арта.

- Электр энергиясенә бәя артамы?

- Әйе, 1 июльдән арта. Авыл халкы өчен бер ставкалы тариф 12 процентка күтәрелә һәм 2 сум 02 тиен (хәзер 1 сум 80 тиен) була. Башка районнардагы тарифлар белән Татарстан Республикасының Тарифлар буенча Дәүләт комитеты сайтында таныша аласыз.

- Шулай да акчаны саграк тоту буенча укучыларыбызга нинди киңәш бирер идегез?

- Әгәр дә кулланучылар норматив нигезендә тү­ләүне кыйммәтсенә икән, алар кулланылган салкын суның исәбен алып баручы счетчик куйдыра ала. Бу очракта гаиләдә ничә кеше яшәве, терлек саны, бакчаның зурлыгы, мунча исәпкә алынмый. Сез бары счетчиктагы күр­сәткеч буенча гына түләячәксез. Бу, уйлавымча, күпкә отышлырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салкын су