Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Салкыннар куркыта алмас

Яңа ел алдыннан аномаль суыклар безне чыдамлыкта сыный булса кирәк. Салкыннар көтмәгәндә, вакытыннан алда килеп, җавапсыз шәхси йорт хуҗаларын гына түгел, авыл хуҗалыгындагы җитәкчеләрне дә авыр хәлгә куйды.

Җаваплы затлар каравылчы бүлмә­лә­рен, көнкүреш биналарын тиешле контрольдә тотса, төзек булмаган мичләрне, җылыту электр җайланмаларын эксплуатацияләүне чикләсәләр, әйтик, "Заволжье" җәмгыятенең Кошман филиалында һәм Закиров җәмгыятендә килеп чыккан янгыннар булмый калырга да мөмкин иде.

- Хезмәт коллективы белән профилактик әңгәмәләр, инструктажлар үткәрел­мәү, контроль булмау аянычлы нәти­җә­ләргә китерә. Терлекчеләр йортында каравылчыларның үлүе - беренче генә оч­­рак түгел. 12 декабрьдә Кошманда янгын килеп чыгуның сәбәбе, фаразлавыбызча, вафат булган Р.М.Закировның мичкә якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәвен­дә, - диде район башлыгы үткән атнада дүшәмбе киңәшмәсендә. - Шуңа күрә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, белем бирү һәм сә­ламәтлек саклау учреждениеләре җи­тәк­челәренә янгын куркынычсызлыгы та­ләплә­рен төгәл үтәү, төнге сә­гать­ләрдә дә контрольне кө­чәйтү, котельный биналарын караучысыз калдырмау, каравылчыларның эшкә спиртлы эчем­лек­ләр кулланып килмәвен тикшерү бурычы йөк­ләнә. Яңа ел бәйрәм­нә­рендә петарда һәм шартлаткычлар, бенгаль утлары, фейерверклар белән сак булырга кирәклеге турында мәктәп укучылары бе­лән әңгәмәләр оештырырга кирәк. Кизү торуга ата-аналарны да, полициянең участок уполномоченныйларын да тартачакбыз, янгын күзәтчелеге хезмәте чыршылар урнаштырылган биналарны игътибарда тотсын. Саклык чараларын, барлык нечкәлек­ләрне күздә тотып, алдан уйлап куйсак, иминлегебезгә зыян кил­мәс. Аяныч хәлләргә бәй­рәмне бозарга юл куймыйк!

Авыл җирлекләрендә гражданнарның тынычлыгын һәм хокук тәртибен ДНД отрядлары, депутатлар корпусы, педагогик коллективлар да тәэ­мин итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Саклык чаралары

2
X