Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сатып алучы һәрвакыт хаклы

Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте җитәкчелегенең сәүдә хезмәткәрләренә куйган таләбе: сатып алучы һәрвакыт хаклы, дигән принципка таянып эшләү. 11 гыйнварда Мәлки җәмәгать үзәгендә узган уполномоченныйлар җыелышында җәмгыять рәисе Светлана Журавлева чыгышында әлеге фикер кызыл җеп булып ятты.

Моның шулай булуы аңлашыла да, адым саен кибет булган бу заманда сатып алучыларны үзеңә җәлеп итү өчен төрле алымнарны кулланырга туры килә. Сәүдә буенча көндәшлек көчле, шуңа да бәяләрне бәйдә тотарга, сатып алучылар белән яхшы мөгамәләдә булырга, товар ассортиментын даими баетып торырга кирәк. Бу, үз чиратында, товар әйләнешенең югары булуына китерә. Җәмгыять карамагындагы кибетчеләр моның шулай икәнлеген аңлап эшли. Отчет елында ваклап сату челтәре аша 57 миллион 854 сумлык (2011 елда- 55 миллион 854 сумлык) товар сатулары шул хакта сөйли. Корнухово кибечесе Ольга Филянина, Байморзадан Людмила Федорова, Камыллыдан Валентина Васильева, Кыр Буасыннан Олесья Блинова бер кешегә товар сату буенча алдынгылыкны били.

Мәлки кулланучылар җәмгыятенең халык соравы буенча көнкүреш техникасы, төзелеш материаллары, йорт җиһазлары ташулары, медицина, балалар учреждениеләре, мәктәпләрне азык-төлек, хуҗалык, спорт товарлары белән тәэмин итү нигезендә 5 миллион сумнан артык бюджет акчасы бар. Бу- 2011 елгыдан 1 миллион сумга артыграк.

Уполномоченныйлар җыелышында катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе, Мәлки кулланучылар җәмгыяте Советы рәисе Алексей Макаров җәмгыятьнең иң беренче чиратта социаль юнәлешле булуына тукталды. Чөнки алар юллары начар булган Леваневский, Сосновка, Каргалы, Пләтәни кебек районнан читтәрәк урнашкан кечкенә авылларда яшәүчеләрне дә көндәлек товарлар белән тәэмин итә. Кулланучылар җәмгыяте табышка эшли, әмма эшчәнлекне тагын да җәелдерү юлларын эзләргә кирәк. Алексей Николаевич фикеренчә, моның өчен хәзерләүләр эшчәнлеген җайга салырга кирәк. Дөрес, Иске Тәрбит, Соравыл, Мәлки, Пләтәни, Зур Подберезьеда шәхси хуҗалыклардан сөт җыю белән шөгыльләнәләр. 2012 елда 9 миллион сумнан артык 800 тонна (2011 елда- 515 тонна) сөт җыйганнар. Әмма дару үләннәре, ит, тире, йон, макулатура җыю, икмәк-булка, кондитер изделиеләре пешерү, ягъни производствоны җайга салу буенча да максатчан эш алып барырга кирәк. Татарстан кулланучылар берлеге идарәсенең кулланучылар кооперациясе предприятиеләрен техник яктан җиһазлау буенча урынбасары Айрат Гыйльметдинов моның өчен җәмгыятьтә аерым штат булдырырга кирәклеген әйтте. Ул Мәлки хезмәтчәннәре эшчәнлегенә уңай бәя бирде, Казанда узган ярминкәләрдә актив катнашуларына рәхмәт белдерде. Биредә уртача хезмәт хакының 15 мең сум тирәсе булуын да бәяләп узды, бу- республика күрсәткеченнән дә югарырык, Зәйдә ул бөтенләй 6 мең сум гына тәшкил итә, диде.

Чыгышлардан соң алдынгыларны бүләкләделәр. Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров Хуҗа Хәсән, Корноухово, Мәлки авыллары кибетчеләре Валентина Макарова, Ольга Филянина, Хәлимә Таракановаларга район башлыгының Рәхмәт хатларын, ә Татарстан кулланучылар җәмгыяте вәкиле Айрат Гыйльметдинов акчалата бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәлки авылы халкы