Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сез ничә куян аттыгыз?

Бүген районның барлык почта бүлекчәләрендә дә үзегез яраткан газета-журналларга, шул исәптән районда нәшер ителүче бердәнбер иң шәп газета "Кайбыч таңнары"на да беренче яртыеллык бәясеннән язылып калырга мөмкин. Кем белә, бүгенгедәй тизлек заманында җәйгә таба аларның бәяләре артмас, дип, берәү дә ышандыра алмый.

31 мартка кадәр газета-журналларга ташламалы бәядән язылучылар отып калды, әлбәттә. Алар берьюлы ике куянны атты: яраткан матбугат чараларына иске бәядән дә язылды, шуның белән җанына тынычлык та алды, 2012 ел ахырына кадәр зур эш өстән төште. Ә сез ничә куян аттыгыз?

Мария Акрымова, Мәлки почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы:

Газета-журналларга вакытыннан алда яздыру планының 34 процентын үтәдек. Шулар арасында "Кайбыч таңнары"на алдан язылучылар да егермедән артык. Максатыбыз - район матбугатын һәр йортка җиткерү. Кайбыч вакыйгалары белән оператив рәвештә тагын каян танышып була соң? Авыл кешесенең гадәте шул - вакыты килеп җитмичә язылмый. Матбугатка язылуның иң кызган чоры, елдагыча, май-июньдә булыр дип уйлыйбыз.

Людмила Шупшина, Хуҗа Хәсән почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы:

Авылыбыз кешеләрен элеккеге бәядән язылып калырга өндәсәк тә, андыйлар бармак белән генә санарлык. Район газетасына язылучылар 20гә дә тулмый. Сә­бәбе - "Кайбыч таңнары"на язылу бәясенең икенче яртыеллыкта да үз­гәрешсез калуындадыр, мөгаен. Хәзерге вакытта район матбугатын 175 укучы алдыра, икенче яртыеллыкта да шул чама булачак. Безнең эштә "урак өсте" әле май ахырында, июнь башында бу­ла, нә­тиҗәләр турында сөйләргә иртәрәк. Вакытыннан алда яздыру планының яртысын диярлек үтәдек.

Людмила Зубарева, Багай почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы:

"Кайбыч таңнары"ның күпсанлы укучылары икенче яртыеллыкта да газета белән бергә калырга теләк белдерде: аны һәр йортта диярлек укыйлар. 315 гаиләгә газетаны атнасына ике тапкыр үз­вакытында соңга калмый китереп җиткерәбез. Районда булган һәр вакыйгадан хәбәрдар булырга ашыгалар бездә. Элеккеге бәясеннән язылып калырга теләк белдерүчеләр дә байтак булды. Шуның хисабына планның 74 процентын үтәдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайбыч таңнары” газетажурналлар