Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

СПИД сакланганны ярата

СПИДка каршы Бөтендөнья көрәш көне ел саен декабрьдә билгеләп узыла. Быел ул "Нуль билгесенә ирешү: яңа ВИЧ-инфекцияләрне булдырмау. СПИД нәтиҗәсендә инфекциянең яңа очраклары, дискриминация һәм үлемнең нульгә тәңгәл булуы" дигән девиз астында уза. Әлеге девиз астында чаралар 2015 елга кадәр үткәрелә.

Дөньядагы бер генә ил­нең дә бу куркыныч, глобаль эпидемиядән качып котыла алганы юк әле. БДБ мәгълүматларына караганда, 34,2 миллион кеше ВИЧ йоктырган. Россия Федерациясендә бүгенге көндә ВИЧ-инфекцияле 617000 дән артык кеше яши. Татарстан Республикасында 1987 елдан башлап 15000 ләп авыру очрагы теркәлгән (шул исәптән Кайбыч районында - өч), шуларның 2993 е авырудан вафат булган. ВИЧ-инфекция белән зарарлануга китергән төп сәбәпләрнең берсе - стериль булмаган инструментлар белән кан тамырына наркотиклар кертү, гетеросексуаль элемтәләр. Мондый юл белән авыру йоктыру очрагы 36 процент тәш­киль итә. ВИЧ-инфекцияле кешеләр арасында ир­ләр аеруча күп, әмма соңгы биш елда хатын-кызларның да авыруы арта бара һәм 36 процентка җитте.

Аерым кагыйдәләрне сакламаучы кайбер кешеләр бу чир мине читләтеп үтә, дип ялгышалар, шул сә­бәпле эпидемияләр саны да арта. Вирус кешеләрне социаль хәле, яшәү рәвеше, гадәтләре буенча сайламый һәм теләсә кайсы кешенең организмына эләгергә мөмкин. Шулай да бу чир кешегә ничек йога соң? ВИЧ кан, сперма, аналык бүлендекләре, ана сөте аша йо­га. Аннан саклану өчен җенси элемтәләр вакытында презервативтан файдаланырга, шприц, энә, скальпел һәм башка җиһазларның стериль бу­­луына ирешергә, наркотиклар кадаудан баш тартырга, шәхси гигиенаны сакларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СПИДка каршы Бөтендөнья көрәш көне